Новости
10 апрель 2023, 07:10

Лаваштан тәмле рулет

Бу ризык табыныгызны мул, үзегезне сыйлы итсен!

Лаваштан тәмле рулетЛаваштан тәмле рулет
Лаваштан тәмле рулет

 

Бу ризык табыныгызны мул, үзегезне сыйлы итсен!

Кирәк булачак: лаваш, 2-3 аш кашыгы майонез, салат яфраклары, 2 йомырка, 1 кыяр, краб таякчыклары.

Әзерләү тәртибе: йомыркаларны пешерергә, яшелчәләрне юарга.

Лавашны майонез белән сыларга һәм бер рәт салат яфракларын җәяргә.
Икенче рәткә угыч аша чыгартылган йомыркалар җәелә.
Өченче рәткә краб таякчыклары куела. Аларны турамыйча гына җәеп салсагыз да була.
Дүртенче рәткә вак итеп, озынча туралган кыярлар куябыз.


Лавашны тыгызлап рулет итеп төрәбез. Фольгә яки пленкага тагын бер кат төреп, 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Рулетны 4 см калынлыкта кисәбез һәм табынга бирәбез

 

“Татар халык ашлары”ннан

Автор:
Читайте нас