

Көмьязы. 6 апрель - "Балтач таңнары". Куйбышев исемендәге кооператив кырларында җир эшкәртүгә керештеләр.
Куйбышев исемендәге кооператив кырларында язгы кыр эшләре бишенче көн дәвам итә.
Игенчеләр барлык эшләрне дә вакытында башкарып, уңышка ныклы нигез булдырырга тырыша. Эшне узган атнаның якшәмбе көнендә күпьеллык үлән басуларын тырматудан башлап җибәргәннәр иде. Эшне кыска тоттылар.Берничә көн эчендә 600 гектарда басулар тәрбияләнде.
Быел апрель җылы көннәрен юмарт өләшә. Басуларда туфрак тиз өлгерә. Кырда эшләгән механизаторлар, хәтта, җәйге киемдә. Челләдәге кебек. Чит кеше ышанмас та, бәлки.
Игенчеләр инде җир эшкәртүгә дә керештеләр.
-Апрель аенда мондый һава шартлары булганын хәтерләмим. Кайбер елларда май аенда да әлеге кебек җылы булмый бит. Быел апрель игенчеләр файдасына эшли. Басулар кардан тигез ачылды. Туфрак та тигез өлгерде,- ди механизатор Илдар Җиһангиров, тотрыклы һава шартларына сөенечен белдереп.
МТЗ-12.21 тракторы белән ул әлегә кадәр үлән басуларын тырматкан. Чәршәмбе көнне тракторын БДМ-4 дискалы тырмасы белән агрегатлаган һәм җир эшкәртүгә тотынган.
-Көненә кырык гектарга кадәр җир эшкәртәм. Язгы көн ашыктыра. Туфракта дым башка еллардагы кебек мул түгел. Темпны тотарга кирәк,-ди уңыш язгы басуда игенченең өлгер кузгалуыннан к4п торганлыгын аңлаган механизатор.
Кооператив кырларында язгы кыр эшләре куәт ала. Туфрак өлгергән басуларга инде дым каплатуга да чыктылар. Механизатор Нил Садыков эшкәртелгән мәйданнарны киңәйтә бара.
Көннәр уңай торса, чәчүгә иртә төшәргә туры киләчәге дә күренеп тора.