Новости
5 апрель 2023, 09:35

Җирдән су китәргә өлгермәде...

Башкортстанда янгын куркынычы сезоны башланды.

Җирдән су китәргә өлгермәде...Җирдән су китәргә өлгермәде...
Җирдән су китәргә өлгермәде...

 

Башкортстанда янгын куркынычы сезоны башланды.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда коры үлән янып китүнең 24 очрагы теркәлгән.

Башкортстанда су күтәрелүнең иң югары ноктасы әле узмаган, ә инде табигый янгыннар башланган. Ел башыннан ашыгыч хезмәтләрдә шундый 66 очрак теркәлгән.

Узган тәүлектә коры үләнгә ут кабуның 24 очрагы теркәлеп, 14,75 гектар мәйданда коры үлән янган.

Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты республика буенча урманнарда янгын куркынычы сезоны башлануы турында игълан итте. Ведомствода аңлатуларынча, кар эреп бетү сәбәпле, янгын куркынычлыгының 1 һәм 2 класслары режим кертелә. Димәк, урманда махсус боерык чыкканчы учак ягу, җиргә тәмәке һәм янган шырпылар ыргыту, анда шешәләр һәм пыяла кисәкләре калдыру тыела, чөнки алар линзалар кебек зыян китерә ала.

Хәзерге вакытта Башкортстанның сигез районында һәм шәһәрендә янгын куркынычлыгының икенче классы кертелгән, ә 24 районда-өченче классы. Бу атнада Балтач районында да коры үләнгә ут кабу очрагы теркәлде. Бу очрак торылмаган йортның мунчасына зур зыян китерде...

 

Автор:
Читайте нас