

Уфа. 31 март - "Балтач таңнары". Уфада бер кеше биш мең сумлык купюраны 2,2 миллион сумга сатарга уйлаган.
Уфада бер кеше биш мең сумлык купюраны 2,2 миллион сумга тәкъдим иткән. Бу хакта социаль челтәрдә язганнар.
Басаң бу купюраның уникальлеге аның серия номерында икән. Игътибар итсәгез, анда 2226222 саннарын күрерсез.
Шушы саннар өчен генә бу купюраны 2,2 миллион сумга сатып алыр идегезме?