

Татарстан. 28 март - "Балтач таңнары". Күрше республиканың 15 районында уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен минераль ашламалар белән тукландыруга керешкәннәр.
Бүгенге көндә 15 район уҗым культураларын һәм күпьеллык уҗым үләннәрен тукландыруга чыкты, дип яза мәгълүмат чаралары, Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына сылтама белән.
"Быел язгы кыр эшләре 15 мартта башланды, бу узган ел дәрәҗәсендә. Чәчү эшләрен кайчан башларга мөмкин булуыбыз киләчәк һава торышына һәм явым-төшемгә бәйле. Узган ел чәчү 22 апрельдә башланды, ә 2020-нче елда ул 3 апрельдә башланган. Күпьеллык уртача күрсәткечләр — апрельнең беренче-икенче декадасына туры килә», — дип аңлаткан министрлыкның үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге начальнигы Ирек Садыйков.
Аптырыйсы юк. Ул төбәкләрдә елның-елында җир кардан иртәрәк ачыла. Әле кичә генә социаль челтәрдә бер чагыштыру бар иде. Ике фото. Берсе Балтач районында төшерелгән. Икенчесе Тәтешле районындагы мизгел. Балтач районы сурәтләнгән фотодагы кырда җир кардан тулысынча диярлек кардан ачылган. Ә Тәтешле райолны киңлекләрендә әле кар ята.