Новости
26 март 2023, 03:00

Урама пешерәбез

Мантый яратучыларга бу ризык аеруча ошар. 

 

Мантый яратучыларга бу ризык аеруча ошар. 

 

Камыры мантыйныкы. Тәме буенча охшаш, әмма вакыт буенча бик тиз эшләнә. 
⠀⠀ Тиз! Җайлы! Тәмле! 
⠀⠀
Камыры:
⠀⠀ 1 йомырка
⠀⠀ 0.5 стакан җылы су
⠀⠀ Тоз
⠀⠀ Он-чама белән ≈2 стакан.
⠀⠀ Каты итеп камыр басабыз.
⠀⠀
Эчлеге:
⠀⠀ 500 гр фарш
⠀⠀ 8 суган (суган күбрәк булган саен эчлек сусылрак, тәмлерәк чыга).

Мин суганны блендерның измельчителе аша чыгарам. Алай иткәч, пешкән суган күренми-сизелми дә, әмма тәме шәп чыга. 
⠀⠀ Фарш белән суганны бутыйбыз. Тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез.
⠀⠀ Камырны җәябез, өстенә эчлекне сылап чыгабыз. Рулет рәвешенә китереп бөклибез дә, аерым кисәкләргә бүлеп чыгабыз. Мин 14кә бүлдем.
⠀⠀ Табага тезәбез. Капланыр-капланмас дәрәҗәдә су өстибез. Суы шыбырдап кайнап чыккач, капкач астында әкрен утта 30 минутлар чамасы пешерәбез. Суы күп дип борчылмагыз, сеңеп бетәчәк. 
⠀⠀ Табынга каймак белән бергә бирсәгез, иллә дә тәмле булачак. 
⠀⠀Тәмле булсын! 

Автор @aliye_salakhova 

“Татар халык ашлары”ннан

Автор:
Читайте нас