

Иске Собхангол. 23 м арт - "Балтач таңнары". Бөрҗән районы Иске Собхангол авылында кыярны тәрәзә төбендә үстерәләр.
Иске Собханголда яшәүче Нурия Габидуллина исемле хуҗабикә инде бер атна тәрәзә төбендә үскән кыяр уңышыннан сыйлана икән. Үзе торт пешерү остасы икән ул. Кыярны кызык өчен чәчкән булган. Бүген ул кыш уртасында чәчкән кыярларының уңышына сөенә.
"Кызык өчен генә чәчкәнем, Аллага шөкер, уңыш бирә башлады”, дип сөенече белән уртаклашкан Нурия ханым.
Кыярны 20 гыйнвар көнне чәчкән булган. 15 март көнне беренче уңышны өзгәннәр. Кыярның тәрәзә төпләрендә һәм балконда үстерелә торган махсус сорты икән ул.