Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2023, 11:45

Хуш киләсең, Рамазан!

Иске Балтач авылындагы «Үзәк мәчет» имам-хатибыФилюс Камалтдинов мөселманнарны изге Рамазан ае белән тәбрикләде.

Хуш киләсең, Рамазан!
Хуш киләсең, Рамазан!

 

Иске Балтач авылындагы «Үзәк мәчет» имам-хатибыФилюс Камалтдинов мөселманнарны изге Рамазан ае белән тәбрикләде.

Әссәламү әлейкүм. 

Олы шатлык белән, кадерлеләрдән кадерле кунакны көткән кебек Рамазан ае да якынайды. Бу ай Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәт вә Бәрәкәте, гөнаһларның гафу ителү аедыр.

Китабыбыз Корьән Кәримдә вә Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән сүзләре - Хәдисләрдә бу ай турында бөек сүзләр әйтелгән.

Шушы айны таза-сәламәтлек, ил-көннәрнең тынычлыгы белән каршы алып, гамәл гыйбәдәт - изге эшләр, зикер тәсбихләр - Аллаһны телгә алган сүзләр, иман ныклыгы белән үткәрергә тырышыйк.

22 март кояш баю белән изге Рамазан ае башлана. Шушы көннән Рамазан аенда гына укыла торган төнге намаз - тәрәвих намазлары башлана. 23 март сәгать 05:12 минутка кадәр торып,  сәхәр ашап, ният кылып ураза тоту башлана. Көне буе ашамый, эчми, җенси мөнәсәбәттән тыелып, кичке сәгать 19:38 да авыз ачу-ифтар кылына. Ифтар кылганда иң хәерлесе хөрмә (финики) яисә су белән авыз ачыла. Аллаһы Тәгалә барчаларыбызга да ярдәмен бирсен, изге эшләребезне арттырып, иманыбызны ныгытып, Гаед (бәйрәм) шатлыкларын да күрергэ насыйп итсен.

Автор:
Читайте нас: