Чебоксары. 17 март - "Балтач таңнары". Чувашстанда түләмә (сибирская язва) белән чирле мал ите кулланудан бер гаилә зарарланган.
Чувашиядә ир-ат үгез итен бүлгәндә түләмә чирен йоктырган. Бераздан аның хатыны да чирләгән. Гаилә парын хастаханәгә салганнар. Алаар уртача хәлдәләр.
Тикшерү фаразлары буенча, мал-туарның түләмә белән зарарланганлыгы ачыкланганчы ир-ат, 500 килограммга якын итне сатарга өлгергән. Үзенең сүләренә караганда, итне ул юл буенда чегәннәргә саткан.
Фаразлар буенча, түләмә үгезгә сатып алынган терлек азыгы аша йоккан булырга мөмкин.
Очраклы кешеләрдән, ветеринария тикшреүе узмаган ит сатып алудан ерак торыгыз, балтачлылар!