

Салонында пассажирлары булган…
Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Кушнарен районында янгын сүндерүчеләр янып киткән автобусны сүндергәннәр.
Иске Курмаш авылы янында Уфа - Дүртөйле маршруты буенча барган НефАЗ автобусы янганлыгы турында хәбәр килә.
Янгын чыккан вакытта автобус салонында дүрт кеше, шул исәптән шофер да булган. Алар барысы да үзләре эвакуацияләнгән.
Бәхетсезлек урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килә. Һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.
Чыганак: ГОРОБЗОР.Ру