Новости
15 март 2023, 12:00

Башкортстанда кызамык тагын баш калкыткан

Башкортстанда 1980 еллар ахырында  кызымык белән балалар гына түгел,  олылар да чирләгән иде.  Олыларда бу чир бик авыр үтә...

Башкортстанда кызамык тагын баш калкытканБашкортстанда кызамык тагын баш калкыткан
Башкортстанда кызамык тагын баш калкыткан

Иске Балтач. 15 март - "Балтач таңнары". Башкортстанда 1980 еллар ахырында  кызымык белән балалар гына түгел,  олылар да чирләгән иде.  Олыларда бу чир бик авыр үтә...

 

Башкортстанда  кызамык таралуы турында  хәбәрләр ешайды.  Соңгы елларда бу чирнең күзәтелгәне юк иде кебек.  1980 еллар  ахырында кызамыкның  баш калкытканы хәтердә. Гадәттә, аның белән балалар чирли.  Ләкин олыларны да ул читләп узмый.

Миңа кызамык белән 18 яшьтә  чирләргә туры килде. Бәләкәй чакта прививка ясалмаган булгандыр,  күрәсең.

Бөредәге ДОСААФ автомәктәбендә укып йөргән көннәр. Беркөнне дәресләрдә утырганда үземнең хәл авырлашканын тойдым. Тән температурасы күтәрелгән сыман.  Партадаш  егет: “Синда ары-бире кызамык түгелме ул? Битеңдә кып-кызыл тимгелләр ләбаса,”-ди...

Укытучыга мөрәҗәгать  иттем. “Хәзер күрсәтәм мин сиңа кызамыкны! Юләрне башка җирдән эзлә. Кызамык белән бәләкәй балалар гына чирли..,”- дип тиргәп ташлады үземне укытучыбыз, хастаханагә барырга сорап мөрәҗәгать итүгә җавап итеп.

Дәресләрдән соң хастаханәгә  киттем.  Тыңлап карарга уйлагач, врач тәнемдәге кызыл тимгелләргә игътибар итте.  Ул врач янына медицина училищесында укучы кызлар да практика үтәргә килгәннәр иде.  

-Бу кызамык,  кызлар. Балалар авыруы.  Минем практикада бу әле беренче очрак.  Олы кеше чирләвен беренче тапкыр күрүем.  Игътибар итегез, кызамык белән чирләгән кешенең  тиресе өстән аска табан кызыл тимгелләр белән каплана.  Ул  бүген генә чирли башлаган. Мөгаен,  кызыл тимгелләр аның тубыкларының түбән өлешенә әле төшеп җитмәгәндер. Чалбар балакларыңны сызганып күрсәт әле..,- дип врач мине практикант кызларга  “тәҗрибә куяны” итеп күрсәткән иде.

Тән температурасы утыз тугыз градустан югары.  Ниндидер дарулар да яздылар. Укол кадап, температураны төшерделәр.  Фатирга кайтып җитеп,  ике сәгать узуга  кызыл тимгелләр табан астына ук төшеп җиткән  иде. Тән температурасы кырык градустан югары күтәрелде. Бу чирнең авыр формасы.

Хәл авырайган саен фатир хуҗасы ашыгыч медицина ярдәме   бригадасын чакырта.  Ун көн дәваланырга туры килде. Врач чир катлаулануын фаразлаган иде.  Бәхеткә каршы, анысы булмады.

Савыккач справканы автомәктәпкә илтеп бирдем. Укытучы, барыбер, минем кызамык белән чирләгәнгә  ышанмады...

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас