Новости
15 март 2023, 04:39

Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды

Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) Бөтенрусия җәмәгать оешмасының Балтач районындагы урындагы оешмасының чираттан тыш конференциясе үтте.

Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелдыБалтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды
Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды

 

Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) Бөтенрусия җәмәгать оешмасының Балтач районындагы урындагы оешмасының чираттан тыш конференциясе үтте.

Оешма рәисе Рифат Сафин 2022 елның 28нче декабрендә видео-конференц элемтә режимында сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) Башкортстан республика җәмәгать оешмасының чираттан тыш конференциясенең икенче этабы узуы, анда республика оешмасының җитәкче органнарының яңа составы сайлануы турында аңлатты.

Бу конференция Русия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгән яңа уставына (республика оешмасы уставына) ярашлы рәвештә узган. Яңа Устав нигезендә республика оешмасының исеме үзгәргән, димәк, район ветераннар оешмасының исеме дә үзгәрә, оешманың җитәкче органнары структурасына үзгәрешләр кертелгән.

Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) чираттан тыш конференциясенең икенче этабы карарына ярашлы рәвештә, мондый конференцияләр бөтен республика буенча үткәрелә.

Район конференциясенә 25 башлангыч ветеран оешмасыннан 40 делегат сайланган. Аларның 37се конференциядә катнашты.

Конференция эшендә шулай ук район Хакимияте башлыгының беренче урынбасары-район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов, район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эшләү буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, авыл биләмәләре башлыклары катнашты.

Конференциянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

*Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) Бөтенрусия җәмәгать оешмасының  Башкортстан республика җәмәгать оешмасы уставын гамәлгә кертү турында.

*Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) Башкорт республика җәмәгать оешмасының Балтач район оешмасының яңа исемен раслау.

*Бөтенрусия сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) җәмәгать оешмасының урындагы Балтач район оешмасы Советын сайлау.

*Бөтенрусия сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) җәмәгать оешмасының урындагы Балтач район оешмасы рәисен сайлау.

*Бөтенрусия сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) җәмәгать оешмасының җирле Балтач район оешмасы урындагы Балтач район оешмасы советы бюросын сайлау.

*Бөтенрусия сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) җәмәгать оешмасының урындагы Балтач район оешмасы контроль-ревизия комиссиясен сайлау.

*Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары район Советының сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының ) Башкортстан республика җәмәгать оешмасы адресын үзгәртү.

Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр буенча фикер алышулардан соң ачык тавыш бирү юлы белән тиешле карарлар кабул ителде.

Урындагы җәмәгать оешмалары Республика ветераннар оешмасы структурасына кергәнлектән, районның сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) Бөтенрусия җәмәгать оешмасы Башкортстан төбәк оешмасы уставы буенча эшләвен дәвам итәчәк.

Уставның 4.3 һәм 7.1 пунктлары буенча Бөтенрусия сугыш, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) җәмәгать оешмасының төбәк Башкортстан республика иҗтимагый оешмасы уставы республика оешмасы структурасына Башкортстан Республикасы территориясендә эш итүче муниципаль районнарның ветеран оешмалары керә.

Уставның 1.7 пунктындагы республика оешмасының исеме үзгәрү сәбәпле, конференциядә сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) Башкортстан республика җәмәгать оешмасының Балтач район оешмасы исеме үзгәртеп расланды.

Яңа исем: Бөтенрусия сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) җәмәгать оешмасының урындагы Балтач район оешмасы.

Кыскача исеме Бөтенрусия ветераннар оешмасының төбәк Башкортстан республика җәмәгать оешмасының урындагы Балтач район оешмасы.

Конференциядә район ветераннар оешмасы Президиумы 33 кешедән торган район Советын сайларга тәкъдим итте һәм ул кешеләр исемлек буенча бертавыштан сайланды.

Көн тәртибендәге дүртенче мәсьәләгә күчкәч, сүз Фларит Хәбиповка бирелде. Ул  әлегә кадәр җаваплы вазифаны үз иңнәрендә уңышлы алып килгән Рифат Сафин кандидатурасын тәкъдим итте һәм ул бертавыштан хупланып яңадан оешманың рәисе итеп сайланды.

Бөтенрусия сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (пенсионерлары) җәмәгать оешмасының урындагы Балтач район оешмасының даими эшләүче җитәкче органы булып совет бюросы тора.

Конференция барышында район оешмасы советы бюросын 11 кешедән сайларга тәкъдим ителде һәм ул исемлек буенча ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан сайланды.  

Аннары урындагы район оешмасының өч кешедән торган даими контроль-ревизия комиссиясе сайланды.

Конференциянең көн тәртибенә чыгарылгын соңгы мәсьәлә Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары урындагы район Советының адресын үзгәртүгә кагыла иде.

Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының ) Башкортстан республика җәмәгать оешмасының Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы адресын үзгәртергә һәм яңа адрес буенча расларга тәкъдим ителде: 452980, Башкортстан Республикасы, Балтач районы, Иске Балтач авылы, Совет урамы, 50 йорт.

Карар бертавыштан кабул ителде.

Азактан бер төркем ветераннарга "Сугыш чоры балалары" һәм СССР оешуга 100 ел уңаеннан булдырылган медальләр тапшырылды.

Шул ук көнне барлык делегатлар катнашлыгында район оешмасы советының беренче утырышы — Пленумы узды.

Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды
Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды
Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды
Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды
Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды
Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды
Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды
Балтач районы ветераннары зур сөйләшүгә җыелды
Автор:
Читайте нас