39 яшьлек ир белән 42 яшьлек хатын - республикада теркәлгән чираттагы янгын корбаннары. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренә сылтанып “Башинформ” сайты хәбәр итә.
Белоретның Степная урамындагы янгын турындагы хәбәр коткаручыларга бүген төнлә килә. Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр агач шәхси йорт януын ачыклыйлар.
"Янгын сүндерелде. Кызганычка каршы, 1981нче елгы хатын һәм 1984нче елгы ирнең үле гәүдәләре табылды", - дип хәбәр итә чыганак.
Янгын сәбәбе ачыклана. Фаҗига урында тикшерү-оператив төркем, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре эшли.
Кызганычка каршы, республикада янгын очраклары кимеми. Күпчелек очракта мондый хәвефле очраклар гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Сак булыгыз!