

Узган тәүлектә бер кешенең коронавирустан гомере өзелгән.
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авырган 187 кеше ачыкланган. Шул ук чорда 242 кеше савыгып өйләренә кайтарылган.
Әлеге вакытта 124 кеше стационар дәвалануда, 2167 кеше амбулатор рәвештә дәвалана, бер кеше соңгы тәүлек эчендә вафат булган.
Авыру бирешергә теләми. Аннан сакланыгыз. Авыру билгеләрен сизсәгез, вакытны сузмый хастаханәгә мөрәҗәгать итегез.