Новости
9 март 2023, 07:00

Балтачлылар, яңа “Москвич” ни хак торганын беләсезме?

Балтачлылар, яңа "Москвич" сатып алыр идегезме? Иң  арзаны  1 970 000 сум тора

Балтачлылар, яңа “Москвич” ни хак торганын беләсезме?Балтачлылар, яңа “Москвич” ни хак торганын беләсезме?
Балтачлылар, яңа “Москвич” ни хак торганын беләсезме?

Мәскәү. 9 марта - "Балтач таңнары". Балтачлылар, яңа "Москвич" сатып алыр идегезме? Иң  арзаны  1 970 000 сум тора.

Мәскәүнең «Москвич» автозаводы предприятие җитештергән барлык комплектациядәге  модельләренең  прайс-листын игълан иткән. Бу хакта,  «Москвич " компаниясенең рәсми сайтыннан алынган мәгълүматка сылтама белән, “Российская газета”  яза.

Яңа «Москвич 3» һәм «Москвич 3е» Россиянең 23 шәһәрендә берничә көн элек сатыла башлады, дип хәбәр итә чыганак. Беренчесе 1,5 литрлы турбодвигательле, куәте 150  ат көченә ия. һәм әйләнү моменты 210 нм булган алды тарта торган модельдән гыйбарәт. Москвич 3 ике версиядә механик  тизлек күчергеч тартма (МКП) һәм вариатор белән җитештерелә. Стандарт модель климат һәм круиз-контроль системалары, ачкычсыз керү һәм двигательне эшләтеп җибәрү, 10,25 дюймлы мультимедияле җайланма, арткы күренеш камерасы белән җиһазландырылган. Автомобиль түбәсенә электр ярдәмендә ачыла торган   люк урнаштырылган. Утыргычларны җылыту системасы һәм санлы приборлар панеле генә юк. «Москвич 3» версияләренең бәясе   трансмиссия   төреннән  генә аерыла: МКП белән кроссовер 1 970 000 сум тора, ә вариаторлы  «Москвич 3»  2 035 000 сум.

Рәсми рәвештә «Москвич 3е» ның бәясе дә расланган - 3 500 500 сум. Электр двигателе белән модельнең авырлыгы 1800 килограмм, бу ДВСлы  варианттан 360 килограммга авыррак. Ә менә электромобильнең көч   җайланмасы куәтлерәк: арткы күчәрдәге 340 нмлы  әйләнү моментлы  электр моторы   193 ат көченә ия. Модель «Москвич 3»нең бензин версиясе кебек галоген оптикасы белән түгел, ә светодиодлы оптика белән җиһазландырылган. Моннан тыш, “электрокаре" да урындыкларны җылыту, куркынычсызлык пәрдәләре,  к күзәтү камералары системасы урнаштырылган, ян-як мендәрләре, панорамалы түбә, 10,25 дюймлы экранлы цифрлы панель бар. "Москвич 3е" салоны табигый күннән эшләнгән.

Автор:
Читайте нас