Новости
8 март 2023, 05:39

Балтач районы башлыгы гүзәл зат вәкилләрен бәйрәм белән котлады

Балтач районы хакимияте бешлыгы Илгиз Субушев районның гүзәл зат вәкилләренә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас теләкләрен җиткерде

Балтач районы башлыгы гүзәл зат вәкилләрен бәйрәм белән котладыБалтач районы башлыгы гүзәл зат вәкилләрен бәйрәм белән котлады
Балтач районы башлыгы гүзәл зат вәкилләрен бәйрәм белән котлады

Иске Балтач. 8 март -"Балтач таңнары". Балтач районы хакимияте бешлыгы Илгиз Субушев районның гүзәл зат вәкилләренә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас теләкләрен җиткерде.

 

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Язның иң матур бәйрәме уңаеннан   җылы котлауларымны  кабул итегез!

Хатын – кыз булу-югары миссия. Сез дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез, гаиләгезне бәла-казалардан   саклыйсыз. Сез шатлык һәм гармония, тынычлык  үрнәге. Якыннарыгызның тормышын бәхетле итәсез,  моңа ирешү өчен җан кайгыртучанлыгыгызны, зирәклегегезне һәм кызганучанлык осталыгыгызны мул  өләшәсез. Сез ир-атларның төп илһамландыргыч көче, тугры тормыш таянычы һәм  ярдәмчеләр. Моның өчен рәхмәт!

Хөрмәтле хатын-кызлар! Бу бәйрәм көнендә сез бик күп   җылы сүзләр ишетерсез һәм аларның берсе дә артык түгел. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен, ә күңелләрегез кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән җылы булсын.

Сезгә күңел юанычы, нык сәламәтлек  һәм бәхет телим!  

Автор:
Читайте нас