Барлык яңалыклар
Новости
8 март 2023, 11:42

Автоледиларга – чәчәкләр

ЮХХДИ хезмәткәрләре автоледиларны бәйрәм белән котлап, чәчәкләр бүләк иттеләр.

Автоледиларга – чәчәкләр
Автоледиларга – чәчәкләр

Бүген ЮХХДИ хезмәткәрләре автоледиларны бәйрәм белән котлап, чәчәкләр бүләк иттеләр.

8нче март көнне руль артына утырып юлга чыккан гүзәл затларны котлап, аларга чәчәкләр тапшыру матур традициягә әверелде.

Балтач районы ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре быел да бу күркәм традициягә тугры булып калдылар.  

ЮХХДИ хезмәткәрләре автоледиларны бәйрәм белән котлап, имин юллар теләделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында искәрттеләр. Гүзәл затлар инспекторларның мондый игътибарыннан бик канәгать калдылар. Ә инспекторлар өчен рәхмәт сүзләре һәм сөйкемле хатын-кызлар елмаюлары иң яхшы бүләк булды.

Автоледиларга – чәчәкләр
Автоледиларга – чәчәкләр
Автоледиларга – чәчәкләр
Автоледиларга – чәчәкләр
Автоледиларга – чәчәкләр
Автор:
Читайте нас: