

Бүген башкаладагы "Торатау" Конгресс-холлында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара оештырылды.
Күркәм чарага республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән гузәл затлар җыелды. Шулар арасында Балтач районы вәкилләре – Гөлсинә Вахиева, Людмила Пихтовникова һәм Инзилә Гасыймҗановалар да булды. Бу хакта район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.
Барлык кунакларны да төбәк башлыгы Радий Хәбиров күркәм бәйрәм белән котлады.