

Бүләкне Марат Фәдис улына район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.
Район мәдәният сараенда район Советының чираттагы утыз җиденче утырышы үтте. Утырышның көн тәртибенә чыгарылган мәсьлә каралып карар кабул ителгәннән соң бүләкләү тантанасы оештырылды. Бүләкләнүчеләр арасында чикләнгән җаваплылыктагы “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте директоры Марат Ибраһимов та бар иде.
Илгиз Субушев Марат Фәдис улына МХОга мобилизацияләнгән һәм үз ирекләре белән махсус хәрби операциядә катнашкан якташларга күрсәткән ярдәме өчен Республика Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатын тапшырды.
Газим Талипов фотосы