

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авылда оештырылган тантанада укучылар да катнашты.
Митингта яугир-интернационалист һәм авыл старостасы Радик Александрович Апкалиев һәм шушы авылда туган, Төньяк Кавказ округының Чечен Республикасындагы Росгвардия Федераль хезмәте капитаны Алексей Эрикович Гайнетдинов тыныч тормышның кешелек өчен әһәһмияте турында сөйләделәр.
Бөек Ватан сугышында батырларча башларын салган авылдашлар истәлегенә авылдагы үзәк мәйданда булдырылган мемориалга веноклар салынды.
Мондый чараларның үсеп килүче буын вәкилләрен хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә роле ифрат зур. Тантанада катнашкан үсмерләр өлкән абыйларының чыгышын тын да алмый тыңладылар.