Новости
20 февраль 2023, 04:24

ВИЧ үзе үлемгә китерәме?

Белгечләр бу сорауга нинди җавап бирә?

ВИЧ үзе үлемгә китерәме?ВИЧ үзе үлемгә китерәме?
ВИЧ үзе үлемгә китерәме?

 

Белгечләр бу сорауга нинди җавап бирә?

ВИЧ - (вирус иммундодефицита человка) - кешенең иммунитет дефициты вирусы. Акрын үсештәге вируслар төренә керә. Вирус иммун системасын зарарлый, нәтиҗәдә СПИД (синдром приобретенного иммунного дефицита) авыруын китереп чыгара. Вирус үзе үлемгә китерми - ул кешене көчсезләндерә, организм үзен инфекцияләрдән саклый алмый башлый һәм нормаль иммунитетлы кешеләр йоктырмый торган авыруларга бирешүчәнгә әйләнә. Терапия алмаган очракта, ВИЧ йоктырган кеше 9-11 елдан үлә. Терапия алган очракта кеше 70-80 ел яшәргә мөмкин. ВИЧка каршы вакцина юк.

Авыру беренче тапкыр 1983 елда ачыклана, ул Африкада килеп чыккан дип уйланыла. СССРда ВИЧ белән авыру очрагы беренче тапкыр 1986 елда теркәлә. 1994 елдан бирле Россиядә барлыгы 1 103 мең ВИЧ инфекцияле кеше ачыкланган, 233 мең кеше үлгән, хәзер бу инфекцияле 869 998 кеше бар.

Вирус бер кешедән икенчесенә берничә юл белән күчәргә мөмкин. Болар - җенси юл, бер үк шприц белән инъекция ясаганда, анадан - балага, кан яки органнарны күчергәндә.

ВИЧның симптомнары:

ВИЧның инкубацион чоры - 2-4 атнадан бер елга кадәр. ВИЧ инфекция йоктыручыларның 50-70 проценты беренче-икенче атнада ОРЗ вакытындагы кебек симптомнар кичерә: лимфа төеннәренең зураюы, калтырану, йокы килү, баш авыруы, күз әчетү, яктыдан курку, тәнгә тимгелләр чыгу, томау. Бу күренешләр 2-4 атнадан юкка чыга һәм вирус симптомнары күренми. Бу чор еллар буе дәвам итәргә мөмкин, әмма инфекцияле кешеләрнең гомере 10-15 елдан артмый. Шулай ук авыру бер ел эчендә дә үлемгә китерергә мөмкин.

СПИД - авыруның икенче чоры, ул 6 айдан 2 елга кадәр дәвам итә. СПИД башлыча үпкә, эчәк, тире бозылу авыруларын китереп чыгара, нерв системасын какшата. Күпчелек очракларда СПИД белән авыручылардапневмония башлана. 50-60 процент очракларда тиредә һәм лайлалы тышчаларда төзәлми торган яралар барлыкка килә.

Бу каһәрле чирне йоктырмас өчен белгечләр гадел булырга өнди. Үз-үзең белән, якын кешеләрең белән, үзеңнең яраткан кешең белән гадел булырга кирәк. Бары тик шул очракта гына мондый пычраклыкка урын булмаячак. Җенси юл белән күчүче чирләр, шул исәптән ВИЧта, безнең гаделсезлектән, тугры булмаудан килә, диләр.

(Табиб-психотерапевт Роза Мөхәммәтова белән әңгәмәдән)

 

Автор:
Читайте нас