Новости
6 февраль 2023, 06:04

“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”

Балтач районы студентлары райондашларын концертка җыйды.   

“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”

 

Балтач районы студентлары райондашларын концертка җыйды.   

Төрле уку йортларында белем алып белгечлекләр, һөнәрләр үзләштергән егет һәм кызлар, чираттагы сессияләрен уңышлы тапшырып кайтып, елдагыча студентлар концерты оештырдылар. Быел бу чарада мәктәп укучылары да катнашты.  

Күңел ачу тамашасы студентлар вокаль ансамбле башкаруындагы “Безнең самый җырлар чак” җыры белән башланды. Иске Балтач авылындагы Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллияте студентларының башкорт биюе (җитәкчесе БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова) сәхнә бизәге булды. Иске Балтач авылының кабатланмас моң иясе, Әлмәт нефть институтының 3нче курс студенты Айдар Фәрхуллинны Балтач тамашачысы алкышлап каршы ала. Бу юлы ул райондашларын “Көтәрмен” дигән җыры белән сәламләде. Бу егетнең “Син генә кирәк миңа” җыры аеруча җылы кабул ителде.

Уфа сәнгать училищесының 2нче курс студенты Милана Солтанова башкаруындагы “Ник яратам сине”,  “Бүген дә” җырлары югары профессиональ осталыкта яңгырады.

Уфа фән һәм технология университетының 4нче курс студенты Диана Галимҗанова “Про любовь” җыры белән залдагыларның күңелен яулады.

Бүгенге көндә районыбыз сугышчылары махсус хәрби операциядә катнаша. Горурланырлык якташларыбыз хөрмәтенә музыкаль номерлар да бар иде программада. Аларның һәммәсенә саламәтлек һәм исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллияте студентлары “Катюша” җырын башкарды (җитәкчесе Гөлназ Шәрифуллина).

Биюләрсез нинди концерт булсын инде? РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы 1нче курс студенты Луиза Мөхлисова башкаруындагы “Кәккүк” биюе программаны җанландырып җибәрде.

 Кешегә гомер һәм тәрбия биргән ата-аналар тормышта иң мөһим роль уйныйлар. Алар балаларына уңайлы яшәү шартлары бирә, ярату һәм җылылык белән чолгап ала. Ата-аналарга рәхмәт йөзеннән күркәм номерлар да әзерләнгән иде. Казан Идел буе федераль университетының 1нче курс студенты Тимур Әхмәдуллинның “Ата-аналарга” дигән җыры иң газиз кешеләргә багышланды.  

Уфа дәүләт нефть-техник университетының 1нче курс студенты (Сәйтәк авылы кызы) Эмма Әхәтованың “Гомер үтеп бара”, Диана Хаҗиева һәм Азалия Сабирова башкарган  “Горы по колено”, Азалия Суфияров һәм Илмира Акчуринаның “Учителя, мы нарисуем вам огромный небосвод” җырлары югары осталыкта башкарылып уйланырга, дулкынланырга мәҗбүр итте.

Көньяк Урал дәүләт медицина университетының 3нче курс студенты Азалия Вәлиева чордашларына һәм райондашларына “Выйду ль на улицу я” дигән рус биюе бүләк итеп программаны баетты һәм тулыландырды.

Уфа медицина көллиятенең 4нче курс студенты (Көмьязы авылы)  Зилия Гыйниятуллина башкарган “Сагынырсың”, Диана Хаҗиева, Азалия Сабирова, Илмир Вәлиәхмәтовның “Татьянин день” җырын тыңлагач, яшәү, тормышның асылы турында кат-кат уйланасың.

Концерт программасы Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллияте студентлары башкарган “Борма юллар” җыры белән тәмамланды (җитәкчесе Гөлназ Шәрифуллина).

Гул шулай җыр-моңны юлдаш итеп яшәгез, дуслар! Алдагы елларда да сынатмагыз, бердәм, дус, тату булыгыз. Кайда гына булсагыз да, туган җир җылысын онытмагыз, аны сүрелдермәгез. Белгечлекләр, һөнәрләр алып туган – үскән якларыгызга кайтыгыз. Сезне монда көтәләр. Алда торган сынауларны уңышлы үтегез! Ак юллар сезгә, яшьләр!  

Гөлназ Шәрифуллина, район мәдәният сараеның “Рәйхан” вокаль ансамбле җитәкчесе

Газим Талипов фотолары

“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
“Җырлы – моңлы, күңелле чак...”
Автор:
Читайте нас