Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2023, 10:30

Балтач кызы Халыкара иншалар конкурсында җиңгән

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенең  11нче сыйныф укучысы Дилара Хисмәтова    V Халыкара иншалар конкурсы призеры булды

Балтач кызы Халыкара иншалар конкурсында җиңгән
Балтач кызы Халыкара иншалар конкурсында җиңгән

Иске Балтач. 6 февраль - "Балтач таңнары". Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенең  11нче сыйныф укучысы Дилара Хисмәтова    V Халыкара иншалар конкурсы призеры булды.

 

Бәйгенең   максаты- шәхес тәрбияләү һәм укытуның төрле этапларында укучының шәхес, предмет һәм метапредмет компетенцияләрен  чагылдырып,  мөстәкыйль иҗат эше  сыйфатында  инша язу традицияләрен үстерүгә юнәлтелгән.

Дилара конкурста катнашу өчен " Исәнмесез, балачак!” жанрында язылган эшен тәкъдим итте.  Үзенең язмасында  ул ни өчен бала булу җиңел түгел,  дигән уйлары белән уртаклашкан! Авыр, бик авыр. Бала булу нәрсә аңлата?"(А. Линдгрен).

"Балалчакта, без тизрәк үсәргә,  балалыктан  аерылырга, олы  булырга телибез. Өлкәннәрнең йөзләгән таләпләре: барысын да эшләргә өлгер, һәркемгә ярарга тырыш!

Менә бит ул, иртәгесе көн турында уйламыйча,   шатланып яшсең, бакчага йөрмисең, ботка ашыйсың, сөт эчәсең . Ә аларның тәме дистә еллардан соң  шулкадәр сагындырып искә төшәчәк.».

Россия Президенты В. В. Путин  үзенең Указы белән 2018 елдан 2027 елга кадәрге чорны Балачак унъеллыгы дип игълан итте. Бу программаның төп максатлары - балачак хокукларын һәрьяклап яклау һәм барлык балаларны да кирәк-яраклар белән тәэмин итү. «Балачак декадасы» н тормышка ашыру планы проектына кертелгән тәкъдимнәрнең төп юнәлешләре-балаларның гаиләгә хокукы, сәламәтлек торышына, социаль статусына һәм гаиләсенең торышына карамастан, һәр баланың шәхесен төрле яклап үстерү өчен уңайлы һәм уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелә.

  Һәр кеше тормышындагы иң якты чорларның берсе-балачакка мөрәҗәгать буларак, Дилара болай дип язган: «Балачак. Безнең, хәзерге балаларның  идеяләрне һәм ниятләрне гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләре, перспективалары бик күп. Быелдан безнең өчен "Мөһим сөйләшүләр" дигән яңа курс кертелде. Курсның беренче дәресендә без «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы турында сөйләштек, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә өлгергән өлкән сыйныф укучылары белән таныштык, сәләтле балаларны түземсезлек белән көткән мәгариф үзәкләре турында белдек.

 Минем дә җаваплы елым җитте. Алда мине сынаулар көтә һәм мипн аларны    уңышлы узармын. Үзем  теләгән вузга керермен дип өметләнәм. Әмма  берничяяә ел эле төшерелгән матур фотолар  балачак турында якты хатирәләрне яңартоып торыр  ышанам.  Яратам мин сине, балачак!».

 

Гөлгенә Мусина

 

Автор:
Читайте нас: