Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль 2023, 09:10

Көндәшледән иде ул, Мәүлит Фәләхиев (3)

Балтач районының данлы улы Мәүлит Фәләхиевның улы, майор Марат Фәләхиев Бөек Ватан сугышы ветераны әтисе турында истәлекләрен уртаклашты.

Көндәшледән иде ул, Мәүлит Фәләхиев (3)
Көндәшледән иде ул, Мәүлит Фәләхиев (3)

 

Балтач районының данлы улы Мәүлит Фәләхиевның улы, майор Марат Фәләхиев Бөек Ватан сугышы ветераны әтисе турында истәлекләрен уртаклашты.

(Рус телендә язылган истәлекләрне “Балтач таңнары” гәзитенең актив авторы Мәгъдән Фазылов тәрҗемә итте).

 

 Калуга өлкәсен азат итү

             Яңа 1942 елны без әле генә азат ителгән Калуга шәһәрендә каршы алдык. Шунысы гына кызганыч: безнең взвод командиры лейтенант Дергунов бу көнгә кадәр яши алмады. Ул Ока елгасы янында, Калуга өчен барган бәрелешләрнең берсендә танкында янды.

             1942 елның январенда безнең танк дивизиясен 112 нче танк бригадасы итеп үзгәрттеләр, ул Калуга шәһәрендә резервта торды. Бездә танклар да, кешеләрдән дә югалтулар зур иде.Танклар аз калгач, идарәдәге танклар, шул исәптән, безнең Т- 26 танкы экипажы да, батолоннарга бирелде.

               1942 елның 22 гыйнвар иртәсендә без Юхнов районы Зубово авылын азат итү өчен сугышка керергә приказ алдык. Бу сугышта мин дә катнаштым һәм могҗиза белән генә исән калдым. Таң белән диярлек, атаканы башладык. Авылда немецлар ныклы урнашканнар иде. Өйләр кирпечтән, һәм алар ут нокталары булып хезмәт итәләр. Немецлар кыю һәм омтылыш белән алышалар иде. Яктыртуга авыл кырыена барып җиттек. Безнең танклар дошманның оборонасын җимерде. Безнең Т-26  экипажында өч кеше, мин -  танк командиры һәм башня укчысы, Зайченко Е.О. – механик водитель, Катаев – моторист. Мин дошманның тере көчләрен пушка һәм пулемет уты яудырып кырам. Танкны бер өй артында туктатып, пушкадан һәм пулеметтан атуны дәвам итәбез. Шул вакытта танкыбызның двигателе туктап-туктап эшли башламасынмы! Зайченко Е.А. танктан чыгып, двигательне көйли башлады. Тирә- юньдә безнекеләр иде, ә немецлар елга аръягында, 600-800 метр ераклыкта. Е.А. Зайченко, двигатель рәтләгәндә, дошманга кайсы якка ут яндырырга миңа да юнәлеш биреп торды. Дошман пулеметчысы исә чиркәү колокольнясыннан ата. Икенчесе агач башында утырып атыша.Мин ике пулеметчыны да юк иттем, алар безнең пехотога хәрәкәт итәргә бирмиләр иде. Бу алышта мин самоходканы һәм бер взвод кадәрле дошманны юк иттек, Е.А. Зайченко кычкыра: “ Менә молодец! Капладың!”. Бер минут та үтмәгәндер, механик – водителем, пуля тиеп, танктан егылып төште. Немецлар, минем механикны шәйләп алып, безгә төбәп ата башлаганнар иде. Мин танктан сикереп чыгып, Катаевка пулеметтан ут яудырырга боердым һәм механикка ярдәм күрсәтә башладым. Ул аркасына яраланган иде, көн суык, чишендереп тормадым, ат белән шунда ук бездән бик ерак булмаган госпитальгә озаттым. Операциядән соң механик –водителем үлгән. Евгений Зайченко сугышка кадәр җиде ел сверхсрочник булып хезмәт иткән, ифрат яхшы, отличный танкист, ас –водитель , танкны шулхәтле оста йөртә иде.Зайченко Евгений Алексеевич тумышы белән  Чернигов өлкәсе Понорница поселогыннан иде.

             Соңыннан без Катаев белән бергәләп танк двигателен төзекләндердек һәм үт яудыруны дәвам иттек. Мин танкны елга аша икенче якка, авыл очына алып киттем, Катаев атышып барды. Кечкенә елганы боз өстеннән кичтек, чөнки күпергә немецлар миналар куйганнар, һәм безнең бер танк минага эләгеп шартлады. Бераздан мин танк белән идарә итүне хезмәттәшемә тапшырдым һәм үзем ата башладым, чөнки ул бик төз атмый иде. Бу вакытта безне командиры Балбот булган танк экипажы узып китте. Урамның бер башында немецлар бу танкны яндырдылар, бөтен экипаж һәлак булды. Балботны частьта бик нык яраталар һәм хөрмәт итәләр иде, ул бик оста биюче булды, чечетканы, матрос биюен җитез бии иде.

              Кинәт кенә танкыбызга табан гранаталар тоткан ике немецның шуышуын абайладым. Безне шартлатырга киләләр.  Өске люкны ачып, өч гранатаны ташладым, тегеләрне юк иттем. Бу сугышта экипажлары белән ике танкыбызны югалттык, Немецларның ике төзек орудиесен кулга төшердек, соңрак аларны юк иттек. Янә термит снарядлы берничә орудиеләрен алдык, йөзләгән немецны, биш пулемет расчетын юкка чыгардык һәм Зубово авылын тулысынча немецлардан азат иттек. Авыл зур,  өйләр – кирпечтән, ә түбәләре салам белән япкан.

              Алыш тынганда инде кич иде һәм без авыл кырыена оборонага урнаштык. Безгә хәрби азык алып килделәр: снарядларны һәм патроннарны тулыландыра, танкларга ягулык тутыра башладылар. Ашарга да китерделәр, төшке һәм кичке аш бергә булды, чөнки төшкесен ашау һич мөмкин булмаган иде.

             Икенче көнне, Шелканово, Сосино һәм башка авылларны азат иттек. Алдагы көнне  һәлак булган дусларыбыз өчен үч алдым. Төнлә батальон командирыннан Плоское авылын алырга дигән приказ алдык. Биредә дә бөтен өйләр кирпечтән иде. Пехотага ярдәм итү өчен, безнекен дә кертеп, өч танк билгеләнде.

             Кичке сәгать уннар. Безнең танк кышкы юлдан икенче булып бара. Немецлар рота тирәсе булган пехота көче белән сул флангтан атакалыйлар. Без аларны пулеметлар һәм пушкалардан юк иттек. Бервакыт танкыбыз бронясена пулялар бәрелгәнен ишетәм.Карасам, сул яктан, төп- төз басып, хәтта иелмичә дә, немец автоматчылары бара. Алар парадта баргандай атлыйлар. Бу- психик атака иде. Алар исерек иделәр һәм бара-барышлый танкка аталар иде. Мин шушы атакалаучылар өстенә башня пулеметыннан ике диск ( 144 данә) патрон озаттым, немец солдатларының барысын да ( бер взвод) кырып салдым.

              Кич булса да, якты, көндезге кебек. Немецлар яктырткыч ракеталар җибәрәләр һәм трассалаучы ( трассирующие) яктырткыч  пулялар белән аталар. Моннан тыш, алар авыл читендәге өйләргә ут төрттеләр. Мин, кайда немец батареялары орудиеләреннән утлар күренеп кала, шул якка төбәп атам.

               Бездән алда баручы танк немец орудиесеннан юк ителде, аннан инде безнең танк та снаряд тиеп яна башлады. Снаряд танкның бронясын тиште. Экипаждан механик- водитель һәлак булды, ә башня укчысы Макушев каты яраланды, мин кулларымны пешердем. Безне каплаган Писарев танкы экипажы аркасында гына исән калдык. Янучы танктан ничек итте алай чыгып 100 метр китәргә өлгермәдек – танкыбыз шартлады, ә чираттагы снаряд аның башнясын нәкъ элек мин утырган җирдән җимерде. Өченче танк та бөтен экипажы белән юк ителде.

                Бөтен экипажлардан – ә бу тугыз кеше дигән сүз -  бер мин могҗиза белән исән калдым һәм  тәмугтан котылып чыктым. Мин үзебез атакага кузгалган Исходное авылына чаклы 3 км шуышып бардым. Тирә-юньдә көчле атышлар бара, немец пушкасының кирпеч өйдән атып ятканың һәм аның бик яхшы маскировкаланган булганлыгын белдем. Бу алыш һәм башка сугышчан операцияләр өчен мине “ Батырлык  өчен”медале белән бүләкләделәр.

              Бригадада танклар җитми иде һәм икенче көнне, калган танкларны заправкаларга бензин ташырга, миңа ат бирделәр. Бер мичкә бензин салып өч рейс ясадым. Өч көн шулай ягулык ташыдым. Көннәрдән бер көнне миңа немец самолеты атты, тик тидерә алмады. Алгарак барсам, бер километрдан ары юлда бомбежкадан җимерелгән ике автомашина күрдем. Берсенең водителе үлгән, икенчесе машинасын төзәтеп маташа иде. Мин аңа  ватылган җирне  төзәтергә ярдәм иттем һәм ары киттем. Урман яныннан барам, һәм кинәт автомат очередьләре ишетелә. Каранам – беркем дә юк. Ул да булса, немецлар “ дум – дум” дип аталган шартлаучы ( разрывные) пулялар белән атышалар икен, алар миннән өстәрәк очып үтеп, ерактарак шартлыйлар иде.

               Өч көннән мине бригада штабына, командир, полковник А.Л.Гетман янына чакырып алдылар. Ул миннән танк, экипаж, узган алышлар турында сорашты. Мин ничек булган шулай сөйләп бирдем. Бригада командиры миңа үзенең ординарецы һәм шәхси сакчысы булырга тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Бик суык иде, һәм минем өстемдә немец шинеле. Комбирг миңа үзенең полушубогын (кыска тунын) бирде, ул 60 нчы размерлы, ә миңа 46 нчы кирәк. Кыяфәтем көлкеле иде.Үземнең туным танкта янды.

              Бу хәл 1942 елның кышында Калуга өлкәсе Чумазово авылы янында булды. Разведка ясап, кар катламының тирәнлеген билгеләргә кирәк иде. Танклар кар көртләрен ерып үтә алырлармы, юкмы--шуның өчен. Шушы максаттан, үзенә буйсынганнар белән командир һәм мин чаналарда разведкага киттек. Чаналарны урманда калдырдык һәм барыбыз да маскхалатларда нейтраль зонага юнәлдек. Мин төрле урыннарда карның тирәнлеген үлчи бардым, таякка билгеләп, командирга күрсәтә тордым.Ул кар тирәнлеген үлчәргә кирәк урыннарны тагын – тагын күрсәтте. Бу юлы барсы да имин – аман узды.

              Икенче көнне бу эшне дәвам иттек. Мин тун кигән, комбригның ординарецы  Костя Зетку белән бергә идек. Задание үтәгәннән соң, ул бригада командирына доклад ясый иде. Бу юлы немецлар безне күреп алдылар һәм бөтен мәйданны минометлар һәм пулеметлардан утка тота башладылар. Урман ягына шуышып киттек, тик дошман гел генә чигенү юлын бүләргә тырышты һәм урманга шуышырга ирек бирмәде. Без көне буена, урыннарны алыштыра- алыштыра, кар баскан кыр буена шуыштык, бары төнлә генә бу җәһәннәмнән, ягъни нейтраль зонадан чыга алдык.Командирларга мондый заданиеләрдә катнашу тыелган иде, чөнки алар моның өчен үз гомерләре белән түләргә мөмкин иделәр.

               1942 елның февралендә бригада яңа техника -  Т-34 танклары белән тулыландырылды. 1942 елның апрелендә 6 нчы танк корпусы төзелде. Корпус командиры итеп генерал –майор А.Л.Гетман тәгаенләнде, ә мин аның ординарецы булдым. Бу турыда А.Л.Гетман менә ничек яза:  “ 6 нчы танк корпусын төзи башлау турында приказга 1942 елның 22 апрелендә кул куелды, ә дурт көннән мин Мәскәү янындагы кечкенә бер шәһәрчеккә килдем ( ул Малоярославец иде), анда яңа берләшмәнең идарәсе урнашкан иде... Ә 1942 елның 3 маенда бригада, немец –фашист басып алучылары белән көрәш фронтында сугышчан заданиеларне үрнәкле үтәгәне, Мәскәү, Серпухов, Тула, Юхнов, Мосальск, Җиздра, Можайск, Козельск янындагы уңышлы алышлар һәм шуларда күрсәткән фидакарьлек һәм батырчылык өчен, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде”

                                                                            (Бригада тарихыннан)

              

6 нчы танк корпусы Көнбатыш фронт составына керде. 1942 елның июлендә Ржев шәһәре тирәсендә  алышлар башланды.

(Дәвамы бар)

Автор:
Читайте нас: