

Урындагы башлангычларны яклау программасы быел шушы авылда тормышка ашырылачак.
Аның конкурс шартларын уңышлы җиңеп чыгу өчен авылда яшәгән төрле буын вәкиле тырышлык сала.
Проектны тормышка ашыру мәсьәләсе буенча авылда узган җыелышларда балалар мәйданчыгы кирәклеге күтәрелде һәм шул проблеманы хәл итү турында килешенде. Биш кешедән торган инициатив төркем сайланды. Аның составына биш бала анасы, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән хөрмәтле авылдашыбыз Анфиса Имаева, шулай ук актив тозлыбинлылар Закир Салимьянов, Лида Смиронва, мәдәни чараларны оештыручы Ирина Айметова һәм мин, Лидия Калимуллина сайландык.
Авылда балалар мәйданчыгы кирәклеге бәхәссез. Чөнки безнең авылның киләчәге бар. Әлеге вакытта мәктәп яшендәге 33 бала, мәктәпкәчә яшьтәге 10 сабый, сигез студент исәпләнә.
Инициатив төркемнең чираттагы утырышы үтте. Анда алдагы көннәргә эш планына кагылышлы мәсьәлә каралды. Узган ялларда Урындагы башлангычларны яклау программасын хуплап балалар белән берлектә тюбингтан тау шуу оештырылды. Чираттагы чара чаңгы ярышларына багышланачак. Шулай ук инициатив төркем әгъзалары җыелышка килә алмаган авылдашларга өй рәтеннән йөреп аңлату эше алып барачаклар һәм авылда проектны тормышка ашыруны хуплап имзалар җыячаклар.
Лидия Калимуллина, инициатив төркем әгъзасы
Автор фотолары