Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2023, 09:49

«Җәйгә таба илдә үзгәрешләр булачак»

Күрәзәче Фавазилә Сагаева фаразлары белән танышыйк.

«Җәйгә таба илдә үзгәрешләр булачак»
«Җәйгә таба илдә үзгәрешләр булачак»

 

Күрәзәче Фавазилә Сагаева фаразлары белән танышыйк.

Куян елында безне ни көтә? Бу хакта күрәзәчеләрнең дә фикеренә күз салып үтик.  Әлбәттә, аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше.

Башкортстанның халык күрәзәчесе Фавазилә Сагаева:

– Юлбарыс елы авыр булды. Әлеге җәнлек корбаннар ярата. Шуңа да күп кенә якыннарыбызны югалттык.  Куян елы исә яхшы хәбәрләр китерәчәк. Куян – йомшак, иркә, араларны җайлаучы хайван. Халыкны сөендерәсем килә – ни генә булса да, тыныч көннәргә ерак калмады. Җәйгә таба илгә иминлек киләчәк. Көнбатышта яшәүчеләргә кыен булачак. Алар яхшы тормышта яшәргә ияләнеп беткән иделәр. Авырлык алдында калырлар. Доллар чүпкә әйләнеп калачак. Аның каравы евро үсәчәк. Тагын шунысы бар: элек араны өзгән чит илләр безнең белән дуслашачак.

Давыллар, куркыныч яңгырлар, табигать бәла-казалары булмаячак. Ковид бетте дисәк тә, йогышлы авырулар баш күтәрәчәк. Куян елында балалар күп авырырга мөмкин. Әмма бу чир зурларга тимәячәк. Бала дигәннән, күп кенә гаиләләрдә өченче сабыйлар туачак. Шул ук вакытта бәби сөя алмаучылар да артачак. Бу  кешеләрнең компьютер янында утыруы, аз хәрәкәтләнүе белән бәйле.

Авыл хуҗалыгына килгәндә, уңыш әллә ни сөендермәс. Бәрәңге начар булачак.

Хәерле булсын бар да!

ВТ

Фото: пиксбай сайтыннан

Автор:
Читайте нас: