Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2023, 08:10

Штәнде урта мәктәбендә заманча шәхес тәрбияләнә

Штәнде урта мәктәбенең югары категорияле башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Әхмәт кызы Вәлинурова иңнәрендәге педагогик хезмәт стажы 36 елга тиң.

Штәнде урта мәктәбендә заманча шәхес тәрбияләнә
Штәнде урта мәктәбендә заманча шәхес тәрбияләнә

Штәнде урта мәктәбенең югары категорияле башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Әхмәт кызы Вәлинурова иңнәрендәге педагогик хезмәт стажы 36 елга тиң.

Баймак районы кызын егерме яшендә, Сибай педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, язмыш юллама буенча Балтач районына алып килә. Тәүдә яшь белгеч башлангыч сыйныф укучыларын укыта. 1995нче елдан Башкортстан мәдәнияте дәресләрен алып бара.

Дәресләрен кызыклы итеп оештыра. Укучыларда фәнгә сөю уятыр өчен өстәмә материаллар куллана. Үзе өстендә даими эшли. Белемен камилләштерә. 2008нче елда читтән торып Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясенең башкорт теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.

Укучыларын күп белгән, максатка омтылган, үз җиренең патриотлары итеп тәрбияләүгә бар көчен сала. Моның орлыклары нәкъ мәктәп елларында салына, ди ул. Һәм тырыш хезмәтенең күзгә күренерлек нәтиҗәләре дә бар. Электән аңарда белем алган укучылар арасында төрле югары уку йортларының филология факультетларын тәмамлап яраткан белгечлекләре буенча хезмәт салган элекке укучылары — мөгаллимәнең горурлыгы. Быелгы уку елында 9нчы сыйныф укучысы Юлия Асрарова  Рәми Гарипов исемендәге Башкорт гимназиясендә үткәрелгән башкорт теле буенча төбәкара олимпиада призёры булды. Шул ук олимпиадада 11нче сыйныф укучысы Әлфинә Шәрәфиева һәм Ләйсән Солтанова да төпле белем, яхшы әзерлек күрсәткән.

—Эшләве шул тикле рәхәт мәктәптә. Барлык шартлар бар. Методик кулланмалар җитәрлек. Информацион технологияләр кулланып эш итәбез. Һәр кабинетта ноутбук, проектор булдырылган. Дәрес саен бүгенге көн технологияләрен куллану вакытны экономияләү мөмкинлеге бирә. Укучылар күбрәк мәгълүмат үзләштереп өлгерәләр, — ди Рәмзия Әхмәт кызы.  Ә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга әзерләнгәндә аларсыз эш итеп булмый. Мисал өчен, соңгы олимпиадага әзерләнгәндә һәр укучы белән өстәмә рәвештә шөгыльләнгән мөгаллимә. Беренче тур онлайн – форматта үткән. Укучылар мәктәптән Уфадагы жюри әгъзасы белән диалог оештырган. Икенче тур уникенче гыйнвар көнне Уфа шәһәрендә үткән. Бу юлы унбиш сораудан торган тест сорауларына җавап биргән олимпиадада көч сынашучылар. Биш сорау — башкорт теле, биш сорау — башкорт әдәбияты, биш сорау башкорт мәдәнияте буенча бирелгән. Бүгенге көндә башкорт теле мәктәпләрдә дәүләт теле буларак өйрәнелгәндә, мөгаллимәгә башка өлкәләр буенча өстәмә рәвештә шөгыльләнергә туры килгәнлеге аңлашыла.

Өченче турда үсмерләр текст белән эш иткәннәр. Тулы текст буенча бирелгән сорауларга җаваплар эзләгәннәр.

—Монда инде телне дә күрсәтә белергә кирәк. Башкорт телендә дөрес һәм хаталарсыз яза белү дә —  һәммәсе исәпкә алынды. Башкорт әдәбияты буенча биремнәрне үтәгәндә “Ағиҙел” журналында дөнья күргән әдәби әсәрләр ярдәмгә килә, — ди мөгаллимә. 

Тәҗрибәле укытучы билгеләвенчә, үсмерләр заман белән бергә үсешә. Компьютер техникасы серләренә дә тиз төшенәләр.       

   Бала күңеленә юл таба белгән, укучыларның күптән яраткан укытучысына әйләнгән Рәмзия Әхмәт кызының яшь белгечләргә әйтер сүзе дә бар:

—Укытучы кешегә балаларны яратырга кирәк. Шул чагында бар авырлыкны җиңәргә була. Вакыт белән исәпләшеп торсаң, эш барып чыкмый. Төрле гаиләдә тәрбияләнгән балалар бар. Һәр баланың үз холкы, үзенчәлеге исәпкә алынырга тиеш. Индивидуаль юл табып, укучының хәленә керә белсәң, ул чагында укучы сиңа ышанып карый, — дип шәхси тәҗрибәсеннән чыгып гади генә итеп аңлата ул.

Үз эшенең остасы Рәмзия Әхмәт кызы коллективта да, ата-аналар, авылдашлары арасында да абруй белән файдалана. Аның намуслы хезмәте турында мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Асрарованы тыңлап үтик:

—Рәмзия Әхмәт кызы әлеге вакытта 8нче сыйныф җитәкчесе дә. Ата-аналар белән гел бәйләнештә тора. Төпле белемле, сабыр. Документлар эшен вакытында төгәл итеп эшләп бара. Үз бурычларына җаваплы карый. Балалар үзен яраталар, хөрмәт итәләр. Белем учагында андый кешеләр белән эшү үзе бер бәхет.

   Җәмгыятебезгә белемле, күңелендә патриотлык хисләре булган, башкаларга хөрмәт белән караган чын шәхес тәрбияләү – мәктәп һәм гаиләнең уртак эшләренең берсе.

Шушы максатны алга алып эшләгән мөгаллимәнең фидакарь хезмәте хөрмәткә лаек.

Рәсемдә: “Рәмзия Вәлинурованың дәресләре мавыктыргыч үтә!”

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: