Новости
14 гыйнвар 2023, 01:50

Ялангач авылында бер фикердә тора белгән халык яши

Моны алар 2023 елда Урындагы башлангычларны яклау программасына кагылышлы мәсьәлә буенча узган йомгаклау җыелышында исбатладылар.

Ялангач авылында бер фикердә тора белгән халык яшиЯлангач авылында бер фикердә тора белгән халык яши
Ялангач авылында бер фикердә тора белгән халык яши

 

Моны алар 2023 елда Урындагы башлангычларны яклау программасына кагылышлы мәсьәлә буенча узган йомгаклау җыелышында исбатладылар.

Алдан сөйләшү барышында күтәрелгән проблеманы хәл итү юлы бертавыштан килешенгән иде. Ул — “Ялангач авылы зиратын капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү өчен төзелеш материаллары сатып алу”. Йомгаклау җыелышы барышында да халык шул ук проблеманы хәл итү турында килеште һәм бертавыштан кул күтәреп тавыш бирде.

Авыл зираты — анда яшәгән кешеләрнең йөзе, диләр. Шуны истә тотып, ялангачлар быел авыл зиратын төзекләндерү проблемасына тукталдылар. Программаның шартлары халыкка таныш. Быелгы елдан кертелгән яңалык-үзгәрешләрдән хәбәрдарлар. Конкурс шартларын узу (җиңү) өчен халыкның бердәмлеге кирәк. Программаны тормышка ашыру өчен биш кешедән торган инициатив төркем сайланды. Алар барысы да авылда яшәгән, халык ышанычындагы, хөрмәтле, абруйлы кешеләр. Инициатив төркем үзенең эшен башлады инде. Утырышларында алдагы айларда программа чикләрендә оештырылачак һәм үткәреләчәк чаралар буенча фикер алышалар.

Авыл халкының зур теләге — конкурс шартларын уңышлы җиңеп чыгу һәм программа чикләрендә авыл зиратын капиталь ремонтлау һәм төзекләндерүгә төзелеш матуриаллары сатып алу.  

 

Расих Гафурҗанов, Ялангач авыл биләмәсе башлыгы

 

Автор:
Читайте нас