Новости
10 гыйнвар 2023, 10:06

Россиядә укытучыларга патриотик дәресләр өчен өстәмә түләмәкчеләр

Россия мәктәпләрендә укытучыларга патриотик дәресләр өчен өстәмә түләргә карар иткәннәр

Россиядә укытучыларга патриотик дәресләр өчен  өстәмә  түләмәкчеләрРоссиядә укытучыларга патриотик дәресләр өчен  өстәмә  түләмәкчеләр
Россиядә укытучыларга патриотик дәресләр өчен өстәмә түләмәкчеләр

Мәскәү. 10 гыйнвар - "Балтач таңнары".  Россия мәктәпләрендә укытучыларга патриотик дәресләр өчен өстәмә түләргә карар иткәннәр.

 

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Педагог елы дип игълан итте. Шуның аркасында укытучы һөнәренә игътибар җәлеп итеп, аның статусын җәмәгатьчелек алдында күтәрә алачаклар. Россиядә, гадәттәгечә, ерак һәм аз халык яшәгән территорияләрдә эшләүче педагогларга ярдәм итү программалары эшли. Шул ук вакытта Министрлар Кабинеты чик буе муниципаль берәмлекләрендә эшләүче укытучыларга 2 миллион сум акча түләргә тәкъдим итә. Бу чараны 2024 елдан гамәлгә кертү планлаштырыла, дип яза  “Мел” , «Парламент газетасы»на сылтама белән.

Патриотизм өчен Россия укытучыларына аерым түләячәкләр.  Яңа уку елыннан (2022-2023 уку елы)  патриотик класс сәгатьләре, дәрестән тыш эшчәнлек каралган.   Бу эшнең һәр сәгате төбәк бюджеты акчалары хисабына түләнергә тиеш. Шуңа   карамастан, кайбер мәгълүматлар буенча, 2022 елда бу норманы бозганнар – педагоглар патриотлык дәресләр өчен  өстәмә түләүләрне алмаулары турында  билгеләп үткән.   

Автор:
Читайте нас