

Авыл мәктәбе укучылары ППМИ-2023 проекты чикләрендә суүткәргечне ремонтлау проблемасын хәл итү яклы булуларын белдерде.
2023 елда Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә башкарыласы эш турында авыл мәктәбендә белем алучы укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Кыз һәм малайлар бу проект турында хәбәрдар булсалар да, аның асылын кабат аңлаттык.
Үсмерләр мондый уңай үзгәрешләрне хуплап кабул итәләр. Очрашу барышында үзләренең фикерләрен уртаклашып та безне сөендерделәр. Хәл итәсе проблема авылдагы суүткәргечләрне ремонтлауга кагылышлы булачагын ишеткәч, бик дөрес булыр иде, диделәр.
Ни өчен дисезме?
Нөркә авылында әлегә кадәр 1970нче елларда колхоз көче белән үткәрелгән суүткәргеч хезмәт итте. Вакыт узу белән ул бик нык искерде.
—Безнең урамда су белән тәэмин итүдә әледән-әле өзеклекләр була, — диде бер укучы.
—Суүткәргечләр ремонтланып, авылдагы һәр йортта чиста су краннан акса, авыл да киләчәктә “яшәрер” иде, — диде бер егет.
Чарада катнашкан укучылар проектның Нөркә авылында тормышка ашырылуына зур теләк белдерделәр. Авылда уңайлы шартлар булса, киләчәктә туган Нөркәләрендә төпләнеп яшәр идек, ди алар.
Мондый өметләрнең аклаунын телик.
Светлана Нургалиева, Нөркә авыл биләмәсенең эшләр башкаручысы
Автор фотолары