Новости
5 гыйнвар 2023, 13:40

Фәнис Хәсәенов һәлак булуы турында язалар

Фәнис Хөсәенов һәлак булуы турына социаль челтәрдә язалар. Бу юлы хәбәр чын булырга ошый

Фәнис Хәсәенов һәлак булуы турында язаларФәнис Хәсәенов һәлак булуы турында язалар
Фәнис Хәсәенов һәлак булуы турында язалар

Яңа Кайпан. 5 гыйнвар - "Балтач таңнары". Фәнис Хөсәенов һәлак булуы турына социаль челтәрдә язалар. Бу юлы хәбәр чын булырга ошый

 

Декабрь  уртасында мондый хәбәр таралган иде инде. Ул  бу хәбәргә беркем ышанмады.  Шул көннән соң ВКонтакте социаль челтәрдәге аның битендә күпләр теләктәшлек белдереп килде. Бераздан ул исән дигән хәбәр таралган иде. Ләкин  бу хакта ул үзе белдергән хәбәрне күрмәдек.   

Бу юлы хәбәр чын булырга ошый.  Социаль челтәрдә бу хәбәрне Фәниснең әнисе раслаган.  Авылдашлары да шушы көннәрдә Фәниснең җәсәде Яңа Кайпанга кайтарып җиткереләчәге турында язган.

Бу хәбәр чын булса, Фәниснең якыннарының югалту кайгысын уртаклашабыз. Ул безнең өчен мәңгегә МХО батыры булып калачак.

Исегезгә төшерәбез, Фәнис Хөсәенов  сентябрь аенда “Барс-17” ирекмәннәр отряды составында  батырлык кылган иде.

Автор:
Читайте нас