

Сәйтәк авыл советы авыл биләмәсе территориясендә 97 урамнарны яктырту ноктасы бар.
Мөмкинлекләрдән чыгып, без диодлы яктырткычларга алыштырабыз, чөнки алар экономияле. Янган лампочкаларны вакытында алыштырырга тырышабыз. Подрядчы "Сельэнерго" җәмгыяте эшчәннәре үз йөкләмәләрен вакытында һәм сыйфатлы үти.
“Форсаттан файдаланып, оешманың барлык хезмәткәрләрен, безнең биләмәдән эшләүчеләрне, әлбәттә, оста, аңлаучан җитәкче Рәшит Хисмәтовны Энергетиклар көне белән котлыйсы килә. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм эшегездә уңышлар телибез! Һәр кешенең йортларында җылы һәм якты булсын, ә иң мөһиме — бөтен планетада тынычлык булсын!”— ди биләмә башлыгы Эльза Фаюршина.