Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2022, 17:17

Асавка авылында яңа ФАП ачылды

Бүген, 22 декабрь көнне, Асавка авылында яңа фельдшер-акушер пункты тантаналы рәвештә ачылды.

Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды

Бүген, 22 декабрь көнне, Асавка авылында яңа фельдшер-акушер пункты тантаналы рәвештә ачылды.

Авыл тормышында мөһим урын алып торган әлеге яңа ФАП “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Медицинаның башлангыч  звеносын модернизацияләү” программасы чикләрендә тормышка ашырылды.

Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Русиянең дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре иҗтимагый һөнәри берлегенең Башкортстан республика оешмасы рәисе Рәшит Харрасов, Бердәм республика сайлау округы буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Юнир Котлыгужин, үзәк район хастаханәсе баш врачы Салават Гыйльметдинов катнашты.

—Бүген авыл өчен зур вакыйга – барлык уңайлыклары да булдырыдлган фельдшер-акушер пунктын ачабыз. Бу Яңа елга бүләк дисәк тә була.  Халыкка чирләп түгел, ә гади профилактика үтү өчен килүләрен телим, —дип барысын да тәбрикләде Илгиз Әхвәс улы.

Гөлсимә Гыйлимшина Асавка авылы халкына менә инде 27 ел медицина хезмәте күрсәтә.

—Мондый зур вакыйгага без барыбыз да шат. Яңа пунктта барлык мөмкинлекләр дә бар, җылы, якты һәм иркен. Ул барлык стандартларга һәм нормаларга тулысынча туры килә. Яңа модульле ФАП 315 кешене хезмәтләндерәчәк.  Аларның 46сы – бала.  Бер бала бер яшькә кадәр. 90 яшьне узган – 4, 60ны узган 116 кеше исәпләнә,—ди  Гөлсимә Рәдиф кызы.

Асавкалылар исеменнән Фәния Муллаярова барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Булат Әгъләмов авыл тормышында зур әһәмияткә ия булган объектны төзүдә зур өлеш керткәннәре өчен Алмаз Вәлинуров, Рита Аллаярова, Ләйсән Мулланурова, Рәшит Миңнегалиев һәм Александр Аллакаевларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Асавка авылында яңа ФАП ачылды
Автор:
Читайте нас: