Новости
18 декабрь 2022, 11:33

Краснокама районында ашыгыч ярдәм машинасы кешене таптаган

Краснокама районында  чакыруга барган юлда, ашыгыч медицина  ярдәме күрсәтү машинасы  җәяүлене бәрдереп һәлак иткән

Краснокама районында ашыгыч ярдәм машинасы кешене таптаганКраснокама районында ашыгыч ярдәм машинасы кешене таптаган
Краснокама районында ашыгыч ярдәм машинасы кешене таптаган

Николо-Березовка. 19 декабрь - "Балтач таңнары". Краснокама районында  чакыруга барган юлда, ашыгыч медицина  ярдәме күрсәтү машинасы  җәяүлене бәрдергән.

 

Авария  18 декабрь кичендә  сигезенче сәгатьтә   Ашит-Агыйдел автомобиль юлының өченче  километрында теркәлгән.

Республиканың баш автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә,  ЮТҺ улның яктыртылмаган  участогында булган. 40 яшьлек бер ир-ат каты җәрәхәттән  һәлак булган. Машина йөртүче сүзләренчә, җәяүле  юлга  кинәт  килеп чыккан.

Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булганмы, юкмы? Ул турыда мәгълүматлар китерелмәгән. 

Ә ашыгыч медицина  ярдәме күрсәтү машинасы    Можар авылына чакыруга барган булган.

Нәтиҗәдә, анда   медицина ярдәме күосәтүче иуенче бригада  җибәрелгән. Тикшерү бара.

Автор:
Читайте нас