

Шәвъяды авылында яшәүче Русиянең хезмәт ветераны, кырык өч ел гомерен почта элемтәсе хезмәтенә багышлаган Розалия Суфиярова шулай ди.
Розалия Сәлимҗан кызы Шәвъяды авылында туган. Түбән Сикияз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң классташ кызы Миләүшә Вәлиева белән Уфа шәһәренә юлланалар. Исәпләре кооператив техникумга укрыга керү була.
—Шәһәрнең Ленин урамына барып җиттек. Техникумга кермәдек. Миләүшә әйтә: “Әйдә, Гафури урамындагы почта бүлекчәсенә барабыз. Анда минем танышым эшли. Мине гел чакыра. Эш бар аларда. Эшкә урнашырбыз,”—ди. Бардык. Безне хат ташучылар итеп эшкә алдылар. Эшли башладык. Әтиләргә техникумга документлар тапшырырга соңга калдык дип әйттек. Берәр ел эшләрмен дә, аннары күз күрер дип кенә башлаган идем... — дип Розалия апа үзенең зур тормышка адым ясаган мәле белән таныштыра башлады мине.
Унике катлы, сигезәр подъездлы унберәр йортка почта тарата кызлар. Ул елларда корреспонденция дә күп була. 400-500 фатирлы подъездларга гәзит-журналларны, хат, кәгазьләрне бүлеп чыгалар. Кичкә беләкләре сызлый башлый. Тик бирешми кызлар. Яңа ел, башка бәйрәмнәр алдыннан кочагы белән открыткалар таратулар хәтерендә матур истәлекләр булып саклана. “Здоровье”, “Крестьянка”, “Работница” журналларының иң популяр чагы була бу.
Эшен төгәл итеп, авырсынмый, теләк белән башкара Розалия. Бер ел эшләгәч, аны сортировкага күчерәләр. Монда ике ел дәвамында килгән гәзитләрне, хатларны участокларга бүләләр.
Бу эшендә ике ел эшләгәч оператор булып ун ел шул ук бүлекчәдә хезмәт сала. Бу эше элеккеләреннән дә кызык була. Посылкалар, халыктан заказлар кабул итә. Шул елларда тормышында матур үзгәреш кичерә Розалия Сәлимҗан кызы. Авылдашы Слава Суфияровка тормышка чыга һәм туган авылына кайтып төпләнә.
Булырга булса, гел уңай килеп тора бит ул тормышта. Авылда Шәвъяды почта элемтә бүлекчәсенең Түбән Сикияз бүлекчәсеннән аерылган мәле була бу. Районның почта элемтә узелы начальнигы Владислав Сабирҗанов Розалия Суфиярованы куш куллап үз авылына почта элемтә бүлегенә начальник итеп эшкә ала. Дүрт авыл — Шәвъяды, Текән, Тибел, Күзәй авыллары халкына почта элемтә хезмәте күрсәтә ул. Аның кулы астында дүрт хат ташучы эшли. Соңгы елларда гына аларның санын өчкә калдыралар.
Халык белән эшләүдән ямь таба белә Розалия Сәлимҗан кызы. Халык “Известия”, “Труд”, “За рулем” һәм башка үзәк басмаларга, “Казан утлары”, “Идел”, “Татарстан яшьләре”, “Агыйдал”, “Тулпар”, “Кызыл таң”, район гәзите һәм бик күп ведомство басмаларына күпләп языла, алдыра, укый. Балалар өчен басмалар “Веселые картинки”, “Мурзилка”, “Ялкын” һәм башка төсле, мавыктыргыч басмаларның һәр саны көтеп алына.
Бүлекчәнең күп укучылар исәбендәге абунәчеләре бар. Рәзинә һәм Ринат Әлетдиновлар, Фидалия белән Рәвис Әхмәдишиннар, Вәгыйзә белән Вәлидиян Бадамшиннар, Зәрия һәм Рәфис Хәбиповлар, Фларит Хәбипов һәм башкалар әлеге вакытта да күпләп гәзит-журналларны даими алдырып укып баралар.
Розалия Суфиярова хаклы ялга чыкканнан соң да алты ел эшен дәвам иттерде. Шушы көннәрдә туктады.
—Инде яшьләр эшләсен. Теләүче булса үзем эш серләренә өйрәтер идем. Никтер хәзер эшкә тартылмыйлар. Ә бит кеше белән эшләү шундый күңелле. Шартлар бар. Бина ремонтланган, электр ярдәмендә җылытыла. Компьютер, Интернет бар. Халык әйбәт. Рәхәтләнеп эшлә. Атнага өч көн эшләргә. Ярты ставкага. Өстәп түләүләре дә бар. Дәүләт тәэмин итүендәге эш. Пенсия фондына түләүләр күчерелә, больничныйлар, отпускыга чыкканда түләүләр түләнә, льготалар бар. Егерме биш ел эшләгәннән соң “Почетный связист почты России” лигән күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. Русиянең хезмәт ветеранымын. Эшем мине зурлады. Санаторий-корорт дәвалануына путевкалар да бирәләр. Миңа Сочига путевка биргәннәр иде. Җәйге чорда бара алмадым. Профсоюз оешмасы бар. Балаларга Яңа ел бүләкләре, юбилейларга, бәйрәмнәргә бүләкләр бирү каралган. Югарыдагы җитәкчелек тә эшләгән кешене күрә белә. Яшьләр эштән курыкмасыннар, шатланып эшләсеннәр иде!—ди хезмәт ветераны Розалия Суфиярова.
Фәрис Шәймөхәмәтов фотосы