

Уку йортында шул темага рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы үтте.
Иске балтач авылынндагы Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында яшь буын вәкилләре арасында төрле профилактик эшләр киң җәелдерелгән. Белгечләр тематик кичәләр, әңгәмәләр үткәрәләр, аңлату эшләре алып баралар. Соңгы чара укучылар арасында “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы!” дип аталган рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы булды. Укучылар үзләренең иҗат эшләрен тәкъдим итте. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: Юлия Низамова - 1 урын, Денис Сабиров - 2 урын, Лилия Гыйльметдинова - 3 урын.
Афәрин, укучылар!
Фотолар социаль челтәрләрдән