Новости
13 декабрь 2022, 07:09

“Салават Юлаев” черлидерингчылары кайберәүләргә ошамый икән

Уфада “Салават Юлаев” черлидерингчылары рәвешен ошатмаган кешеләр  шикаять белдергән.  

“Салваат Юлаев” черлидерингчылары кайберәүләргә ошамый икән“Салваат Юлаев” черлидерингчылары кайберәүләргә ошамый икән
“Салваат Юлаев” черлидерингчылары кайберәүләргә ошамый икән

Уфа. 13 декабрь - "Балтач таңнары". Уфада “Салават Юлаев” черлидерингчылары рәвешен ошатмаган кешеләр  шикаять белдергән.

 

“ Фәхешлекне пропагандалау": Уфада яшәүче " Салават Юлаев» черлидершалары тышкы кыяфәтенә  борчылу белдергән.

Башкортстанда яшәүче Зөлфия Р. «Салават Юлаев»хоккей клубы черлидершалары киемен тәнкыйтьләгән.  Кызның кыска шорты һәм топта башкорт халык биюен башкаруы аның ачуын чыгарган. Бу хакта ул социаль челтәрдә  Радий  Хәбировка  язган.

"Мәдәният министрлыгы мондый хәлне ничек рөхсәт итә!!!!   Кыз ярымачык тән белән  аренада башкорт халык биюен башкара. Ә анда ял    көннәрендә гаиләләр белән киләләр. Башкорт культурасы,   милләт өчен горурлык кайда?... Аңлап бетермим”, - дип язган  Зөлфия Р. үзенең шикаятендә.

Социаль челтәрдә бу тема буенча актив фикер алышалар  . Дәгъва кылучыга җавап итеп, башка бер ханым язган һәм ярдәм төркеменең биюләрендә бернинди дә начарлык юклыгын билгеләп үткән.

"Без гаилә белән хоккейга йөрибез, кызлар бик шәп - бииләр! Алар гел шулай киенгән монда бернинди начарлык күрмим!"- диде Вероника к.

"Игътибар итегез, бу безнең культура түгел, ул читтән килде. Фәхешлекне пропагандалау. Боларның  нәрсәгә китерен әйтеп торассы юк  дип уйлыйм", - дип җаваплаган Зөлфия Р

“Салават Юлаев” хоккей клубы үзенең аңлатмасында черлидерингчыларның формасы  КХЛның барлык командаларында да якынча бер үк булуын белдергән

Автор:
Читайте нас