Новости
11 декабрь 2022, 13:03

Россия очучылары МХОда Николай Гастелло батырлыгын кабатлаган

Россиянең Су-24М очкычы экипажы МХО кырларында Николай Гастелло батырлыгын кабатлаган

Россия очучылары МХОда Николай Гастелло батырлыгын кабатлаганРоссия очучылары МХОда Николай Гастелло батырлыгын кабатлаган
Россия очучылары МХОда Николай Гастелло батырлыгын кабатлаган

ДХР. 11 декабрь - "Балтач таңнары". Россиянең Су-24М очкычы экипажы МХО кырларында Николай Гастелло батырлыгын кабатлаган

 

 МХО кырларына  «Вагнер "  ШХК  очучылары  батырларча һәлак булуы турында сөйләгәннәр.

Берничә көн элек Клещеевки   торак пункты төбәгендә Су-24М «музыкантлар» самолеты  утка тотылган иде. Командиры Александр Антонов  , штурман – Владимир   экипажы була ул.

2 декабрьдә   Клещеевки      экипаж хәрби бурычны үтәгәндә    җир өстендәге  хәлләр кискен үзгәрә башлаган. Каршы як  бронетанк  бүлекчәләре белән һөҗүм ясарга  омтыла, шуның аркасында “музыкантлар”ның  яулаган  позицияләрен югалту куркынычы туа.

Вәзгыятьне бәяләп, штурм отряды командиры Су-24М экипажын дошманның бронетанк колоннасына юнәлтте.  Утка тоту  өчен, безнең очучыларга сугыш сызыгы артына берничә километр очарга кирәк иде.  Хәлнең никадәр куркыныч  булуын  аңлый торып, экипаж   очышын дәвам итеп,   максатны юк итү турында карар кабул итә.

Самолет   хәрби курска борылганда, аңа ПЗРКдан  аталар Бер штурм отрядының күзәтү посты командирга самолетның һавада шартлавын һәм аның дошман  колоннасына табан түбәнәюен  хәбәр итә.

Радиоэфирда янган Су-24 М «Этләр, каршы алгыгыз...»,-дигән сүзләр яңгырый  һәм биш-җиде секундтан соң самолет  УКК бронетехника тупланышына бәрелеп,шартлый.

Экипажның  батырлык гамәлләре нәтиҗәсендә, көндәшнең бронетанк бүлекчәсе алга  омтылыш ясый алмый. Россиянең алдынгы штурм төркемнәре позицияләре сакланып кала.

Менә  ул буыннар бәйләнеше...

1941 елның июнендә Николай Гастелло үзенең янган самолетын Молодечно-Радошковичи юлында дошманның механикалаштырылган колоннасына төшереп шартлата.  

Автор:
Читайте нас