Новости
9 декабрь 2022, 10:00

Балтачта мәктәпләр психологлары киңәш корды

Бүген, 9  декабрь көнне  Иске Балтач икенче санлы  урта мәктәбендә мәктәп психологик-педагогик консилиумнары белгечләре өчен район семинары узды.

Балтачта  мәктәпләр психологлары киңәш кордыБалтачта  мәктәпләр психологлары киңәш корды
Балтачта мәктәпләр психологлары киңәш корды

Иске Балтач. 9декабрь - "Балтач таңнары".Бүген, 9  декабрь көнне  Иске Балтач икенче санлы  урта мәктәбендә мәктәп психологик-педагогик консилиумнары белгечләре өчен район семинары узды.

 Семинарда Бөре  төбәк мәктәп психологик-педагогик консилиумы  белгечләре һәм район мәктәпләренең укыту-тәрбия өлеше буенча директор урынбасарлары, социаль педагоглар, психологлар, район мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең логопедлары катнашты.

Бөре  төбәк мәктәп психологик-педагогик консилиумы   мөдире М.Н.  Денисова  үз чыгышында мәктәп психологик-педагогик консилиумнары     сәламәтлекләре ягыннан таөпылышлары булган  балаларны укыту буенча индивидуаль  мәгариф  маршрутлары булдыру турында сөйләде. Шулай ук     документлар  рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

Семинарның практик өлешендә  төбәк мәктәп психологик-педагогик консилиумы  белгечләре укучылар өчен төрле кызыклы тренинглар, балаларның хокуклары һәм бурычлары турында әңгәмәләр, анкеталар, укучылар арасында профдиагностика һәм тикшерү үткәрделәр.

Гөлгенә Мусина.

Автор:
Читайте нас