

Гүзәл зат вәкилләре “Кич утыру” йоласын тергезделәр.
Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә, кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр. Миллли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, йон эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. Күбрәк телевизор, компьютер, телефонда утыра башладык. Югары Карыш авылында Зөбәрҗәт Зайнурова йортында, онытыла башлаган гореф-гадәтебезне, милли йолаларыбызны кире кайтару, халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру” фольклор кичәсе уздырык. Кич утыруга авылыбызның уңган хатын-кызлары җыелды. Алар халкыбызның милли йолалары, гореф - гадәтләре турында сөйләде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, ”Түгәрәк” һ.б. уеннар уйналды, татар халык җырлары җырланды.
Милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде.
Ирина Разетдинова, мәдәни чараларны оештыручы