Новости
30 ноябрь 2022, 04:20

Башкортстанда онкология буенча төбәкара киңәшмә узган

Башкортстанда  узган төбәкара киңәшмәдә  яман шеш  мәсьәләләрен күтәргәннәр  

Башкортстанда онкология буенча төбәкара  киңәшмә узганБашкортстанда онкология буенча төбәкара  киңәшмә узган
Башкортстанда онкология буенча төбәкара киңәшмә узган

Уфа. 30 ноябрь - "Балтач таңнары". Башкортстанда  узган төбәкара киңәшмәдә  яман шеш  мәсьәләләрен күтәргәннәр

 

Республика клиник онкология диспансерында төбәкара фәнни-гамәли конференция узган. Ул яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалауның актуаль мәсьәләләренә, шулай ук яман шешләрне дәвалауда амбулатор онкология ярдәме үзәкләренең роленә багышланган.

Чара «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Онкологик авыруларга каршы көрәш»программасы кысаларында халыкка онкологик ярдәм оештыруны камилләштерү максатыннан үткәрелгән.

Сәламләү сүзләре белән БР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин, Уфа шәһәре хакимиятенең эшләр идарәчесе Айдар Базгутдинов, БР онкологлар җәмгыяте рәисе Олег Липатов, Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Адель Измайлов һәм БР штаттан тыш онкологы Рөстәм Әюпов чыгыш ясаган.

Ике көн  дәвамындаа узган  конференциянең фәнни программасы тикшерүләрне билгеләүдә һәм дәвалау тактикасын билгеләүдә амбулатор онкология ярдәме үзәкләренең роле белән бәйле төрле сорауларга кагылган. Конференция программасында ЦАОП эшен оештыруның катлаулылыгы турында фикер алышулар да булган.

Автор:
Читайте нас