Новости
28 ноябрь 2022, 06:00

Башкортстанда иң ишле гаилә кайда?

Краснокама  районында бер  гаилә 40 бала тәрбияли

Башкортстанда иң ишле гаилә кайда?Башкортстанда иң ишле гаилә кайда?
Башкортстанда иң ишле гаилә кайда?

Николо-Береолвка. 28 ноябрь -"Балтач таңнары". Краснокама  районында бер  гаилә 40 бала тәрбияли.

 

Гөлсирин Дербенева һәм Аист Маликов 40 бала өчен әни һәм әти булдылар. Бу гаилә барлыкка килгәндә, ир һәм хатынның  беренче никахларыннан өчәр баласы булган. Аннары биш баланы уллыкка алдылар,   тагын  да  тәрбиягә   алган 29 бала өчен  ата-аналар булдылар. Бу гаилә республикада иң зурысы.

Узган ел Дербеневлар-Маликовлар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңүче булды. Ә быел аларга «ата-аналар батырлыгы»медале тапшырылды.

Дербенев - Маликовлар гаиләсе - күпмилләтле. Анда руслар, башкортлар, татарлар, марилар, чуашлар тәрбияләнә. Ата-аналар балаларында төрле халыкларның традицияләренә хөрмәт тәрбиялиләр.

Автор:
Читайте нас