Новости
28 ноябрь 2022, 09:57

"Ат уйнатып алдан бара..."

Көчле, тарихи һәм рухлы спектакльне Балтач укучылары тамаша кылды.

"Ат уйнатып алдан бара...""Ат уйнатып алдан бара..."
"Ат уйнатып алдан бара..."

 

Көчле, тарихи һәм рухлы спектакльне Балтач укучылары тамаша кылды.

Башкорт халкының данлыклы улы, легендар комдив, Русия Герое Миңлегале Шәйморатов һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе күрсәткән батырлыкларны бәян иткән “Ат уйнатып алдан бара...” спектаклен шушы көннәрдә Балтач районы тамашачыларына карады. Көчле, тарихи һәм рухлы спектакль.  Юкка гына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу спектакльне һәр укучы карарга тиеш, димәгән.

Шыгрым тулы зал. Тамашачылар — мәктәп укучылары. Бер сәгатьтән артык барган спектакльне алар бер тында карады. Җырлы-моңлы да, сагышлы да, халыкчан спектакль бер кемне дә битараф калдырмады.

Тамашаның соңында экранда Салават Юлаев варисы — генерал-майор М. Шәйморатовның “Алтын йолдыз”ын Уфага алып кайткан мәлне күрсәткәндә бар зал аягүрә басып “Шәйморатов генерал” җырын җырладылар, артистларны алкышларга күмделәр.

Драматург Зөһрә Буракаевага, хореограф Рәис Низаметдиновка, Шәйморатов ролен башкаручы актёр Артур Кабировка Салават Юлаев премиясе тапшырылды.

Спектакльдән соң да балалар артистлар белән хушлашырга ашыкмады, истәлеккә фотога төштеләр.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 5 “г” сыйныф укучылары —“Шәйморатов классы”, башкорт теле укытучысы Гөлчирә Мөкыймова оештыруында төп герой Артур Кабиров белән әңгәмәләште. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, фотога төштеләр.

Алсу Фәизова, мәктәпнең рәсем укытучысы

"Ат уйнатып алдан бара..."
"Ат уйнатып алдан бара..."
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас