

Кичә, 23 ноябрь иртәсендә Балтач һәм Тәтешле районнарыннан хәрби хезмәткә чакырылган егетләр бүген хәрби частьләренә юлландылар.
Уфа шәһәрендәге җыелу пунктында кабат медицина каравы үтеп, хәрби киемнәр белән тәэмин ителеп, артабан хезмәт итәчәк частьләренә юл алдылар.
Якташларыбызны ата-аналары, якыннары хәерле юл теләп озатып калдылар.
Хәерле юл сезгә, егетләр! Барыгыз да исән-сау хезмәт итеп туган якларыгызга әйләнеп кайтыгыз! Эчәсе суларыгыз туган ягыгызда булсын!
Улын хезмәткә озаткан Рита Бадалова фотолары