

Мәскәү. 22 ноябрь - "Балтач таңнары". «Москвич» заводында бу атнада машиналар чыгару конвейеры эшкә кушылды.
Чит ил инвесторлары киткәч, бушаган урыннар Россия эшмәкәрләре карамагына күчте. Май аенда Renault «Рено Россия» заводын Мәскәү хакимиятенә тапшырды. Аны "Москвич" дип үзгәрттеләр.
Компания планнарында дүрт кроссовер җитештерү, шул исәптән бер электромобиль һәм седан. Узеллап җыю ел ахырына кадәр башланачак. Киләчәктә тирәнтен локализацияле машиналар эшләп чыгаруны җайга салу планлаштырыла.
Күптән түгел Россиядә Кытай брендлары булган автомобиль салоннары саны рекордлы темплар белән арта дип хәбәр ителде. Бүгенге көндә сүз 930 автосалон турында бара, шуларның 300е агымдагы елда барлыкка килгән.