

Бик ашыгыч чакта эшләп карагыз.
Кирәк:
Камыр өчен:
3 данә йомырка,
5 а.к. майонез,
5 а.к. он,
тәменчә тоз.
Эчлек өчен:
ит яки казылык,
сыр,
помидор,
тозлы кыяр,
суган,
сарымсак,
кетчуп.
Сыек камыр әзерләү өчен йомырка, майонез, он һәм тозны кушып, яхшылап болгатабыз һәм массаны тефлон табага салабыз. Кетчупны тамчылап кына бар камыр өстенә салып чыгабыз.
Яшелчәләрне һәм пешкән итне яки казылыкны турап, камыр өстенә тезеп чыгабыз.
Өстенә, мул итеп, сыр сибәбез.
“Ялкау” пиццалы табаны сүрән газ өстенә утыртып, капкачын ябабыз да, 10 минут тирәсе пешерәбез. Әзерлеген агач таякчык тыгып тикшерәбез.
Тәмле булсын!
Авыл хатыны / Сельчанка дан