Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь 2022, 19:59

Балтач район халык театры “Театраль Өфө” гран-приен яулады

Балтач районының “Балкыш” район халык театры      «Театраль Өфө» республика фестивале чикләрендә,    Уильям Шекспирның «Король Лир» трагедиясен сәхнәгә  куеп,  бәйгенең гран-приен яулады.  

Балтач район халык театры “Театраль Өфө” гран-приен яулады
Балтач район халык театры “Театраль Өфө” гран-приен яулады

Уфа. 1 ноябрь - "Блтач таңнары". Балтач районының “Балкыш” район халык театры      «Театраль Өфө» республика фестивале чикләрендә,    Уильям Шекспирның «Король Лир» трагедиясен сәхнәгә  куеп,  бәйгенең гран-приен яулады.

 

Башкалада “Театраль Өфө” фестивале тәмам. Уфадан сөенечле хәбәр килеп төште. Реңиссер Редик Ганиев җитәкчелегендәге Балкыш” район халык театры      «Театраль Өфө» республика фестивале чикләрендә,    Уильям Шекспирның «Король Лир» трагедиясен сәхнәгә  куеп  бәйгенең грн-приен яулады. Фестивальне йомгаклау тантанасында Балтач район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, театр режиссеры Редик Ганиев катнаштылар.

Республика балалар һәм яшьләр театрларын үстерүгә, үзешчән театр сәнгатен пропагандалауга һәм алдагы үсешкә юнәлдерелгән “Театраль Өфө” фестивале  быел дүртенче тапкыр уздырылды. Фестиваль беренче тапкыр 2019-нчы елда булды. Быел фестивальдә Балтач, Зилаир районнарыннан, Уфа, Бөре, Салават, Белорет шәһәрләреннән балалар һәм яшьләр театр коллективлары катнашты.

Конкурс эшләрен Россия халык иҗаты дәүләт йортының театр сәнгате бүлеге мөдире Марина Ивановна Куц җитәкчелегендәге жюри бәһалады.  Аның составына   Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Русия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстан Республикасының Халык артисты, БРның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе Әхтәм Абушахманов, шушы ук театр актрисасы, Россия Фдерациясенең Халык артисты, Башкортстанның Халык артисты Таңчулпан Бабичева, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының сәнгать җитәкчесе, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,Ш.Бабич исемендәге Яшьләр премиясе лауреаты Мөсәлим Кульбаев, Республика Халык иҗаты үзәгенең театр сәнгате буенча баш белгече, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, БР, РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Тәнзилә Калмурзина кебек белгечләр кертелгән иде.

 Балтачлылар чыгышы  тамашачыларга бик тә ошады. Конкурс чыгышы тәмамланганнан  соң,   зал аягүрә алкышлады. 

Редик Ганиев җитәкләгән коллектив моңа кадәр дә дәрәҗәле бәйгеләрдә  югары урыннар яулап килде. Актерлар  бу юлы да максатларына иреште!!!

“Балкыш”ны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз. Коллектив алдагы бәйгеләрдә  тамашачы ышанычын аклар дигән өметтә калабыз.

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: