Новости
24 октябрь 2022, 14:38

Балтач кызы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы җиңүчесе!

Сәйтәк авылы сылуы, кабатланмас моң иясе зур бәйгедә беренче урын яулады.

Балтач кызы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы җиңүчесе!Балтач кызы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы җиңүчесе!
Балтач кызы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы җиңүчесе!

 

Сәйтәк авылы сылуы, кабатланмас моң иясе зур бәйгедә беренче урын яулады.

Гөлназ Гали кызы Муллахмәтова быел Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлады. Әлеге вакытта «Сорнай» ансамблендә эшли.

Быел Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсында катнашты, беренче урын яулады, 50 000 сумлык сертификат иясе булды.

—Якташыбыз белән горурланабыз. Аны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә ныклы саулык, яңадан-яңа җиңүләр яулавын, шәхси бәхет телибез! — ди Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина.

 

Балтач кызы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы җиңүчесе!
Балтач кызы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы җиңүчесе!
Балтач кызы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы җиңүчесе!
Балтач кызы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы җиңүчесе!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас