Новости
13 октябрь 2022, 13:42

Балтачлылар “Якыннарыбыз хәстәрлеге” акциясенә кушылдылар

Бу чара мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм йөзеннән оештырылды.

Балтачлылар “Якыннарыбыз хәстәрлеге” акциясенә кушылдыларБалтачлылар “Якыннарыбыз хәстәрлеге” акциясенә кушылдылар
Балтачлылар “Якыннарыбыз хәстәрлеге” акциясенә кушылдылар

 

Бу чара мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм йөзеннән оештырылды.

Иске Балтач авылындагы “Майский” сәүдә үзәгендә урнашкан коворкинг-үзәктә Россия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы эшли. Штаб әгъзалары һәр көнне 9.00-18.00 сәгатьләрдә, ял көннәрсез кабул итә.

Шушы көннәрдә “Якыннарыбыз хәстәрлеге” акциясенә башлангыч бирелде. Аның чикләрендә райондагы әйдәүче эшкуар Гөлүсә Әмирҗанова бәйләм җепләре белән тәэмин итте. Теләүчеләр үзәктән җепләрне килеп алып, хәрби күнегүләр үткән райондашларыбызга җылы оекбашлар бәйли ала.

Изге эшкә кушылырга теләк белдерүчеләр, кушылучылар күп. Богдан, Түбән Сикияз, Иске Балтач, Көнтүгеш авыл биләмәләреннән бәйләм җепләрен күпләп килеп алдылар  да инде.

Түбән Сикияздан Флүрә Фәметдинова, Түбән Иванайдан Вадим Килимбаев гаиләләре акциягә беренчеләрдән кушылды.

Бәйләгән оекбашлар шул ук үзәккә китереп тапшырыла. Алдагы көннәрдә ул әйберләрне райондашларыбызга илтү оештырылачак.

Мобилизацияләнгән райондашларыбызның гаиләсенә, якыннарына тормышта, көнкүрештә берәр мохтаҗлык килеп туган очракта, алар 2-19-19 номеры буенча заявка калдыра алалар. Волонтерлар ярдәмгә чыгарга әзерләр.

Илнур Сираев, волонтер

Аида Хәйртдинова фотолары

 

Балтачлылар “Якыннарыбыз хәстәрлеге” акциясенә кушылдылар
Балтачлылар “Якыннарыбыз хәстәрлеге” акциясенә кушылдылар
Балтачлылар “Якыннарыбыз хәстәрлеге” акциясенә кушылдылар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас