Барлык яңалыклар
Новости
12 октябрь 2022, 09:22

Башкортстанда өлкәннәр өчен шәхси пансионатлар саны артрырга мөмкин

Башкортстанда эшмәкәрләргә өлкәннәр өчен шәхси пансионатлар булдыруга инвестицияләр юнәлтергә тәкъдим иткәннәр

Башкортстанда өлкәннәр өчен шәхси пансионатлар саны артрырга мөмкин
Башкортстанда өлкәннәр өчен шәхси пансионатлар саны артрырга мөмкин

Уфа. 12 октябрь - "Балтач таңнары". Башкортстанда эшмәкәрләргә өлкәннәр өчен шәхси пансионатлар булдыруга инвестицияләр  юнәлтергә тәкъдим иткәннәр.

 

Башкортстанны үстерү корпорациясе тарафыннан инвесторларга   өлкәннәр өчен пансионатлар булдыруны күздә тоткан ике яңа бизнес-тәкъдим эшләнде. Беренче эшне, 20 эш урыны булдырып, проектка 30,1 млн сум акча кертеп, Дуван районында тормышка ашырырга тәкъдим ителә. Икенче тәкъдим өчен Кумертау шәһәрендә ике мәйданчык сайланды. Гомуми бюджет – 40 яңа эш урыны булдырып, 120,5 млн сум.  Бук эшләр  Россиядә актив озын гомерлелек принципларын гамәлгә ашыру «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты  яроодәмендә тормышка ашырыла.

-Бизнес – тәкъдимнәрнең төп максаты - үз-үзеңне кайгырту мөмкинлеген югалтуга бәйле рәвештә ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләрне сыйфатлы карау өчен шартлар тудыруга инвесторларны җәлеп итү, - дип билгеләгән  Башкортостан Республикасының Үсеш Корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов. - Концепция нигезендә, Кумертау шәһәрендә пансионатка 75 һәм 25 койка-урынга исәпләнгән ике мәйданчык керәчәк. Дуван районында учреждениедә 30 койка-урын булдыру планлаштырыла. Кунакларга төрле сәламәтләндерү процедуралары, индивидуаль программалар буенча карау, дүрт тапкыр туклану, шулай ук ял итү бүлмәләре тәкъдим ителәчәк.

Тәкъдим ителгән бизнес-тәкъдимнәрдә, концепциядән тыш, күрсәтелә торган хезмәтләрдән кергән табыш күләмен, шулай ук проектларны тормышка ашыру һәм файдалану вакытын чагылдыручы финанс-икътисадый күрсәткечләр китерелгән. Моннан тыш, аларда потенциаль инвесторлар дәүләт ярдәменең тәкъдим ителгән чаралары белән таныша алалар, алар арасында табышка салымнан азат итү, ташламалы заем финанслау алу һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектына ташламалы шартларда төп акчалар бирү мөмкинлеге бар.

Автор:
Читайте нас: